Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп киткән, зыян күрүчеләр бар
Авария Пчеловод авылы янында була.
Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп капланган. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария 27 июньдә 17.30 сәгатьтә «Балтач — Шәмәрдән» машина юлының 25 чакрым + 100 метрында Кукмара районының Пчеловод авылы янында була. Беренчел версия буенча, Лада Гранта автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламый, һава торышын, юл шартларын исәпкә алмыйча идарәне югалта һәм юл читенә ава.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры зыян күрә, аларны Кукмара район үзәк дәваханәсенә озаталар.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев