Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе зыян күргән
Авария Кукмара районының Починок Кучук авылында була.
Кукмара районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария 15 мартта 10.25 сәгатьтә Кукмара районының Поч. Кучук авылының Мәктәп урамында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-21099 автомобиле йөртүчесе янәшәдәге территориядән чыкканда, кагыйдәләрне бозып, машина юлы буйлап хәрәкәт итүче ВАЗ-2114 автомобиленә юл бирми һәм аның белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-2114 автомобиле йөртүчесе зыян күрә. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән Кукмара үзәк дәваханәсенә илтәләр.
Фото: район дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев