Кукмара районында чит ил автомобиле шоферы авария ясаган һәм урыннан качкан
Юл фаҗигасендә өч кеше зыян күргән.
Кукмара районында чит ил автомобиле шоферы җиңел автомобильгә бәрелгән һәм авария урыныннан качкан. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте 16 сентябрьдә, якынча 19.25 сәгатьтә «Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу» юлының 10 чакрым-900 метрында килеп чыга. Киа Спортейдж автомобиле шоферы иминлекне тәэмин итүче тизлекне һәм ике арадагы дистанцияне сакламавы нәтиҗәсендә Киа Рио автомобиле белән бәрелешә. Гаепле дип фаразланучы кеше фаҗига урыныннан кача.
Юл фаҗигасендә Киа Рио автомобилендә булган өч кеше: шофер һәм ике пассажиры зыян күрә. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә һәм шуннан соң өйләренә җибәрелә.
Эзләү чаралары барышында качып киткән машина йөртүченең кем булуы ачыклана. Ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган 1982 елгы Кукмарада яшәүче булып чыга.
фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев