Кукмара районы трассасында ике автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Юл фаҗигасе Янсыбы һәм Купка авыллары арасында килеп чыга.
Бүген иртә белән ТРның Кукмара районында ике автомобиль катнашында юл фаҗигасе була, өч кеше зыян күрә. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте 23 ноябрьдә, сәгать 08.50 тирәсендә «Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш» автоюлының 4нче чакрым+450 метрында була.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Кукмара ягыннан Зур Сәрдек авылы ягына таба хәрәкәт итүче Гранта автомобиле шоферы, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламый, руль белән идарә итүен югалта һәм юлның каршы як полосасыннан хәрәкәт итүче Форд автомобиле белән бәрелешә.
Юл фаҗигасендә Форд автомобиле шоферы һәм аның пассажирлары — хатын-кыз, 2019 елгы бала зыян күрә. Алар барысы да Кукмара районы үзәк дәваханәсенә җибәреләләр, анда медицина ярдәме күрсәтелә.
фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев