Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фирдүс Фәхретдинов: Махсус утыргыч - юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда баланы җәрәхәтләр алу, үлем-җитемнән саклый торган иң кулай ысул

Узган елда районда балалар белән бәйле өч фаҗига булды, өч бала имгәнде.

Җиде яшькә кадәрге балалар автомобильдә бары тик махсус утыргычларда гына йөрергә тиеш! Әлеге сүзләрне массакүләм мәгълүмат чаралары да күп яза, ЮХИДИ инспекторлары да шоферларның исләренә шактый еш төшереп тора. 

Тик менә, кызганыч, кайбер әти-әниләр һаман да ул-кызларының иминлеге турында уйлап бетерми. Күптән түгел Тукай районында килеп чыккан бәхетсезлек очрагын гына алыйк. Ике чит ил автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә, транспортның алдагы утыргычында пассажир кулында баручы бер яшьлек бала авыр җәрәхәтләр ала. Өстәвенә ул үзе дә иминлек каешын эләктермәгән була. 

«Узган елның 11 аенда республика юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 11 баланың гомере өзелде, 400е төрле тән җәрәхәтләре алды. Статистикадан күренгәнчә, республика юлларында һәлак булган балаларның алтысы - транспорт пассажирлары. Ә менә районда балалар белән бәйле өч фаҗига булды, өч бала имгәнде. Юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кергәннән соң, хәзер 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең арттагы утыргычында махсус җайланмасыз да йөртергә ярый. Әмма мин аны 7 яшьтән соң да алып куймаска киңәш итәр идем. Чөнки махсус утыргыч - юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда баланы җәрәхәтләр алу, үлем-җитемнән саклый торган иң кулай ысул», - ди район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Балаларның юл аша чыкканда игътибарлыклары җитеп бетмәү дә күп вакыт аяныч тәмамланырга мөмкин, ди ЮХИДИ начальнигы. Саннар бик куркыныч: быел республикада җәяүле балалар белән бәйле 180 һәлакәттә 2 бала үлә, 182се имгәнә. 

«Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләреннән билгеле булганча, 10 яшькә кадәрге балаларга урамда тиешле мәгълүматны алу, юлдагы ситуацияне төгәл бәяләү өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк, ә менә өлкәннәргә исә бер күз сирпеп алу да җитә. Шуның өчен дә әти-әниләргә балалары белән бергәләп өйдән мәктәпкә бару һәм кайту маршрутын кат-кат өйрәнергә, светофор билгеләрен хәтердә яңартырга, юлның куркыныч булган урыннарын күрсәтергә, юл аша чыкканда кәрәзле телефоннан сөйләшү ярамаганлыгын исләренә төшерергә киңәш итәм», - ди Фирдүс Фәхретдинов.

Җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликер) булырга тиеш. Чөнки автомобиль фарасының якын уты кабызылган булса, машина йөртүче җәяүлене караңгыда 50 метр ераклыктан күрергә мөмкин. Ләкин бу бәла-каза килеп чыкмасын өчен җитәрлек түгел. Киемдә, сумкада фликер булган очракта, әлеге ара - 200 метрга, ә ерак ут белән хәрәкәт иткәндә 350 метрга кадәр арта. 

«Узган елның 21 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр районда “Кышкы каникуллар” дигән профилактик-кисәтү чаралары уза. Балалар белән кисәтү әңгәмәләре, төрле конкурслар, рейдлар уздырыла. Әлбәттә, каникулда бер баланың да өйдә генә утырасы килмәс. Кемдер - кунакка, ә кемдер тауга, чаңгы трассасына барыр, уен мәйданчыкларына чыгар, паркларда саф һава сулар. Әти-әниләр әлеге чорда балаларына карата аеруча игътибарлы булсыннар иде. Шулай ук балаларның үзләреннән дә тиешле кагыйдәләрне үтәүләре сорала. Закон таләпләренә каршы килүчеләргә инспекторлар тарафыннан “Тукта – синең тормышыңа куркыныч яный” дигән карточкалар тутырыла һәм үзләре укый торган мәктәпләргә, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелә. Һәркемнең ялларны хәвеф-хәтәрсез уздыруын телим», - ди ЮХИДИ җитәкчесе.

фото: Ләйсән Рәхимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk