Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара юлларында — балалар: кем гаепле, нинди чаралар күрергә

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Кукмара юлларында ниләр бар, ни өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына мәктәп укучылары гаепле була, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре утырышларының беркетмәләрендәге нинди саннар игътибарны күбрәк җәлеп итә. Бүген район башкарма комитеты бинасында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр.

Кукмара юлларында — балалар: кем гаепле, нинди чаралар күрергә

Кызганычка каршы, бүгенге көндә районыбыз юлларында аварияләрнең торышы куандырмый, җәйге чорда юл-транспорт һәлакәтләре саны күп тапкырга артты, бигрәк тә яшүсмерләр катнашында, дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Фәхретдинов. Күңелне тырнап торган мәсьәлә булып балигъ булмаган мотоциклчылар белән көндәлек «көрәш» кала килә. Аның сүзләренә караганда, бу, бәлки, район мәктәпләрендә чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүгә күбрәк игътибар бирелү белән бәйледер, шул сәбәпле балалар тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр сизелмичә генә икенче планга күчә.

Кукмара юлларында — балалар: кем гаепле, нинди чаралар күрергә

Үз чиратында, Кукмара 3 номерлы урта мәктәбе директоры Диләрә Ганиева белем бирү оешмасында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды һәм бүгенге көндә, мәшгуль булу сәбәпле, күп кенә ата-аналарның җыелышларга йөрмәвен ассызыклады. Ә бу аларның үз балаларына куркыныч транспорт сатып алуларын дәвам итүләре һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында уйланмавына китерә.

Кукмара юлларында — балалар: кем гаепле, нинди чаралар күрергә

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Әдилә Галимуллина сүзләренә караганда, агымдагы елның алты ае эчендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсенең 1 өлеше буенча аларның балалары тарафыннан Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 16 ата — ана административ җаваплылыкка тартылган (2024 елның 12 аенда-12 кеше) (июль аенда тагын 1). Комиссия карарларын үтәү өлешендә 2025 елның 2 кварталында билгеләнгән һәм түләтелгән штрафлар суммасы 70 600 сум тәшкил итте, бу еллык штрафлар суммасыннан күп мәртәбә артык. Профилактик учетка куелган балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән.

Уйлап карасаң, дөрестән дә бүгенге законнар балалар һәм ата-аналар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән. Ләкин монда медальнең икенче ягы да бар, дип ассызыклады Диләрә Хәким кызы. Педагоглар балалар белән профилактик эш алып барырга гына мөмкин, ләкин транспортларын тартып алу кебек гамәлләр башкарырга аларның хокукы юк.
Вәзгыять шул чакта гына яхшы якка үзгәрәчәк, әгәр ата-аналар балага дөрес йогынты ясарга өйрәнсә. Бәлки, вакыт узу белән барысы да башкача булыр һәм педагогларга һәм мәктәпләргә ярдәмгә яңа законнар барлыкка килер.

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев