Кукмара дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе мототранспорт белән бәйле аварияләрнең артуын сөйләде
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, закон таләпләрен исәпкә алмау нәтиҗәсендә, районда мототранспорт катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ай саен диярлек теркәлеп тора.
Быел мототранспортны үз итүчеләр аеруча күбәйде. Шәһәр һәм авыл эчендәге юллардан да җилдерә генә алар. Мопед, питбайк җәй көннәрендә хәрәкәт итү өчен бик уңайлы, билгеле, әмма алар катнашында килеп чыгучы юл һәлакәтләре саны арту сагаерга мәҗбүр итә.
Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясенең июнь уртасына булган мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел башыннан республика юлларында мотоциклчылар белән бәйле 70 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аварияләрдә 5 кешенең гомере өзелгән, 81е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Районыбыз юлларында хәл ничегрәк икән? Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов белән шул хакта сөйләштек.
«Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, закон таләпләрен исәпкә алмау нәтиҗәсендә, районда мототранспорт катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ай саен диярлек теркәлеп тора. Апрель аенда Шәмәрдән—Янсыбы—Зур Сәрдек—Тырыш автоюлында питбайк юл читенә төшеп капланган иде. Йөртүчесе дә, пассажиры да — мәктәп укучылары. Руль артындагы бала авыр тән җәрәхәтләре алды, икенчесе табиблар тикшерүеннән соң өенә җибәрелде. Май аенда Кукмара—Мамадыш юлының 55нче чакрымында килеп чыккан фаҗигадә мотоциклчы һәлак булды. Ул үзеннән алда баручы автомобильне узганда каршы як полосадан килүче транспорт белән бәрелешә, райондашыбызның гомере урында ук өзелә. 25 июньдә Кукмара—Нократ Аланы юлының 1нче чакрымында, Кәчимир авылы тирәсендә, мопед белән велосипедчы катнашында юл һәлакәте килеп чыкты. Мопедта баручы 1989 елгы ир-егет велосипедыннан төшмичә генә юлның икенче ягына чыгучы ир кешене бәрдерә. Нәтиҗәдә икесе дә зыян күрәләр. 30 июньдә питбайк йөртүче 16 яшьлек үсмер светофорның кызыл утына чыга һәм автомобильгә бәрелә. 1 июльдә Зур Сәрдектә үсмер малай электровелосипед белән авылның урам юлында каплана. Аны тиз арада кешеләр күреп алып, беренче ярдәм күрсәтәләр. Малайны районның ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында Казан балалар республика клиникасына алып китәләр. Шушы көннәрдә шәһәрнең Садовая урамында да мотоцикл йөртүче машинага бәрелде. Күргәнегезчә, юл һәлакәтләрендә мототранспорт белән зыян күрүчеләр арасында өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да шактый. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган бала турында мәгълүматлар мәктәпләргә җибәрелә, әти-әниләре белән дә очрашып сөйләшәбез, шулай ук алар районның балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә дә чакырылалар», — ди Фирдүс Каниф улы.
Мототранспортның кайсы гына төрен алсаң да, алар шактый кыйммәт. Шуның өчен дә аны балалар түгел, ә өлкәннәр сатып ала.
«Без әти-әниләр белән әңгәмә корганда алардан бу хакта да сорыйбыз. Күбесенең җавабы бер: „Мотоцикл, мопед, питбайк үзебез өчен алынган иде. Әмма малай бик нык сорагач биргән идек шул. Башка якын да килмәячәк, без аны сатабыз“, — диләр. Баланың гомере, сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш. Шуның өчен кыйммәтле һәм куркыныч бүләкләр ясаганчы, өлкәннәр бу турыда онытмасыннар иде», — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе.
Мопед-скутерлар белән идарә итү өчен «М» категорияле йөртү таныклыгы кирәк. Моның өчен мәҗбүри шарт булып 16 яшькә җитү тора. Мотоцикл руле артына 18 яшь тулганнар һәм «А», «А1» категорияле таныклыкка ия булганнар гына утыра ала. Тиешле тизлекне саклау, махсус экипировка: шлем, мотокуртка, перчатка, махсус аяк киеме булырга тиеш.
Питбайк транспорт чарасы булып саналмый. Аның мәҗбүри элементлары: яктырткыч фаралары, көзгеләре, уңга-сулга борылуны күрсәтүче җайланмалары юк.
Аны махсус җиһазландырылган трассаларда, юлсыз урыннарда, шәхси территорияләрдә хәрәкәт итү өчен файдаланалар.
Питбайкта гомуми кулланылыштагы, шул исәптән авыл юлларына чыгарга, тротуар һәм җәяүле зоналарына, мототехникада йөрү тыела торган урыннарга керергә ярамый.
Закон таләпләрен бозучыларга штраф суммалары саллы:
- двигатель көченә бәйле рәвештә «М», «А» һәм «А1» категориясе булмаган килеш руль артына утыручыларга — 5–15 мең сум;
- мотошлем булмаса — 1500 сум;
- тизлекне 20–40 км/сәг арттыру — 750 сум;
- светофорның кызыл утына чыгу — 1500 сум.
16–18 яшьлек үсмерләргә автомобиль юлына чыккан өчен штраф күләме 5–15 мең сум. Ә менә питбайк исә махсус тукталышка куела. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчегә 16 яшь тулмаган икән, әти-әнисенә 100–500 сум штраф языла. Моннан тыш, ике очракта да балага руль артына утырырга рөхсәт биргән өчен әти-әниләргә 30 мең сум штраф яный.
Быелның гыйнвар-май айларында Россия юлларында 16 яшьтән кечерәк мопед һәм мотоцикл йөртүче балалар катнашында 739 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 12 баланың гомере өзелгән, 734е төрле имгәнүләр алган.
фото: Район дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев