Студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшырды, махсус мәйданчыкта машина йөртү күнекмәләрен, табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Кукмара аграр көллиятендә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия — 2025» район конкурсы узды.

«„Автосессия“ конкурсында 12 студент-автомобильче катнашты. Студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшырды, махсус мәйданчыкта машина йөртү күнекмәләрен, табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен күрсәттеләр», — дип сөйләде район «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе җитәкчесе Елена Яковлева.

Конкурс йомгаклары буенча Илнур Басыйров — беренче, Юныс Әхмәдиев — икенче, Руслан Гыйльмуллин өченче урын яулады.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан» номинациясендә — Андрей Федотов, «Автомобильне фигуралы йөртү» номинациясендә — Артем Николаев, «Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү» номинациясендә Адель Минһаҗев җиңүче булды.

Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев