Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара аграр көллиятендә юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алдылар

Юл һәлакәтләре турында күрсәтелгән слайд, видеоязмалар һәркемне уйланырга мәҗбүр итте Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан Кукмара аграр көллиятендә "Краш-курс" узды. Чарада Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев һәм коткаручылар бригадасы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Юл...

Юл һәлакәтләре турында күрсәтелгән слайд, видеоязмалар һәркемне уйланырга мәҗбүр итте

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан Кукмара аграр көллиятендә "Краш-курс" узды.

Чарада Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев һәм коткаручылар бригадасы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Юл һәлакәтләре турында күрсәтелгән слайд, видеоязмалар шулкадәр тетрәндерерлек иде ки, калай өеменә әверелгән машиналарны, хәрәкәтсез ятучы гәүдәләрне күргәч, күзләрдән яшь бөртекләре тәгәрәде. Чарада катнашкан студентлар, чыгышлардан соң, кәгазь битләренә үзләренең хыялларын яздылар һәм һава шары эченә тутырдылар. Чараның кульминацион этабы, мөгаен, шартлаган шар һәм төрлесе-төрле якка чәчелгән теләк-хыяллар булгандыр. Әйе, гомерләр бер генә бирелә шул. Юл хаталарны гафу итми. Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә, хыяллар җимерелүгә китерә дә инде...

Көллияттә булган очрашу "Өзелгән гомерләр" дигән ролик карау, юл фаҗигаләрендә гомере өзелүчеләрне бер минут тын калып искә алу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев