Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кәефләнеп алдыңмы - рульдән ерак бул!

Июль аенда Мәскәү тирәсендә булган юл фаҗигасе турында ишетеп йөрәкләр телгәләнде. Әлеге бәхетсезлек очрагы хакында тетрәндергеч итеп телевизор экраннары аша да сөйләделәр, интернет челтәренә дә хәбәрләр шактый "эленде".

Коточкыч һәлакәттә исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган, тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә идарә итүен югалтып, автобус тукталышына таба баручы биш кешенең гомерен өзгән 24 яшьлек ханым гаепле. Үлүчеләр арасында җиде яшьлек баланың булуы барыбыз өчен дә икеләтә фаҗига. Кызчык кулына чәчәк бәйләмнәре тотып, шатлана-шатлана быел беренче сыйныфка укырга барыр иде. Мәктәп бусагасын атлап керү балачакның иң матур вакыты бит ул. Һәлакәт корбаннары булучылар, бу кызчык турында үткән заманда гына сөйләргә калды. Ә менә алар урынында без булмабыз дип кем гарантия бирә ала?! Исерек килеш рульгә утыручылар Мәскәүдә генә түгел, үзебездә дә бихисап. Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтсәң дә, һәлакәткә очравыңны көт тә тор хәзер. Юлларда автомобильләрнең саны елдан-ел арта, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тизлекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. "Берәр җиргә бәрелә, гаепсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез ярар иде", - дип каласың кайвакыт артларыннан. Әмма һәрвакыт без дигәнчә түгел шул. Көн тудымы, нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетәсең...
-Тиешле тизлекне саклау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, юлларда игътибарлы һәм сак булу турында даими сөйләп, аңлату эшләре алып барып торсак та, бәхетсезлек очракларының саны кимеми, арта гына, - диләр ЮХИДИ инспекторлары. - Әйтик, агымдагы елның июль аенда район территориясендә 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 7 кешенең гомере өзелде, 11 кеше тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китерүче төп сәбәпләр булып югары тизлектә хәрәкәт итү, узып киткәндә, урам чатларында игътибарсызлык күрсәтү тора. Әле өстәвенә исерткеч эчемлекләр кулланып та рульгә утыручылар бар. Узган ел әнә шундый 121 машина йөртүче тоткарланган иде, быел исә әлеге сан 17гә күбрәк. Агымдагы елның алты аенда исерек килеш рульдә йөргән һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 200гә якын машина йөртүче тоткарланды, аларның өчесе хатын-кызлар иде. Бер һәлакәт исә исерек шофер гаебе белән ясалды.
Кәефләнеп алгач, батыраеп китәсең, диңгез дә тубыктан була, дип белми әйтмиләр. Андый вакытта үз-үзеңә контроль дә, игътибарлылык та юкка чыга. Юктан гына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарны РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итмиләр. Рулеңне исерек иптәшеңә биргән очракта да нәкъ шундый ук хәл - ул кеше ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртә алмаячак. Шофер алкогольле эчемлекләр кулланган, өстәвенә машина йөртү таныклыгы да юк икән, аңа Кодексның 12.8 маддәсе, 3 бүлеге буенча 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану яисә 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Бер ел эчендә машина йөртү таныклыгы кабат алынса, Кодексның 12.8 маддәсе, 4 бүлеге нигезендә өч елга автомобиль руле артына утыруны онытып торырга була. Исерек хәлдә юл фаҗигасе ясалса, ул кешегә иминиятләү взносы да түләнми, шофер китерелгән зыянны үзе капларга тиеш була. Закон таләпләре катгый. Әмма шулай да күпләр ахыргы нәтиҗәне бәлага юлыкканнан соң гына ясый. Юлга чыккач, тирә-юньдәгеләрнең иминлеге хакында да уйларга өйрәнсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X