Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибарлылык җитми

Агымдагы елның өч аенда район территориясендә сигез юл-транспорт фаҗигасе булды, аларда дүрт кешенең гомере өзелде, сигез кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Статистик мәгълүматлардан билгеле булганча, фаҗигаләрнең күбесендә төп сәбәп булып һава шартларын исәпкә алмыйча тиешле тизлекне сакламау, урам чатларын узганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү тора. Район юл хәрәкәте иминлеге...

-Руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә игътибарлылык җитеп бетми, - ди ул. -Әйтик, 24 мартта Кукмара-Балтач юлында булган бәхетсезлек очрагы да руль артына утырган 1991 елгы егет гаебе, аның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыкты. Ул төп юлдан хәрәкәт итүче КамАЗны уздырмыйча, аның каршысына чыга һәм авыр йөк транспортына бәрелә. Шофер егет һәм аның пассажиры - 1985 елгы кыз - урында ук һәлак булалар, икенче бер пассажир исә төрле тән җәрәхәтләре ала. Әлеге фаҗиганың ике гаиләгә дә күпме кайгы-хәсрәт, күз яше алып килүен әйтеп бетерерлек түгел...
Кайбер шоферлар уң-сулга бөтенләй карамый, ашыгалар, аның өстәвенә рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшәләр. Җәяүлеләрдән дә саклык сорала. Мин хаклы, дигән фикерне онытырга кирәк. Чөнки руль артына исерткеч эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланучылар да утырырга мөмкин. Юлларда бозлавык яисә юеш булса, транспорт чарасы әкренәйгән очракта да туктап бетә алмый. Шуның өчен юл аша чыкканда әлеге моментларны да истә тотарга кирәк.
-Штрафлар турында яңадан искә төшерик әле.
-Тиешле тизлекне сакламаган, иминлек каешларын куймаган, автомобиленә балалар коляскасы урнаштырмаган килеш хәрәкәт итүчеләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның барысы да ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан беркетмә төзелеп штрафка тартыла. Автомобильнең теркәү номеры күренмәгән, аны укып булмаган очракта, шулай ук иминлек каешы куймаучыларга штраф 500әр сум. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утырсаң, 1,5-2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителәсең. Агымдагы елның 1 июленнән РФнең административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр керәчәк. Штраф суммалары саллы. Җәяүлеләр юлында яки аннан биш метрдан да якынрак туктаган, машина куйган өчен (ул юл билгесе белән рөхсәт ителмәсә), маршрут транспорт чаралары тукталышында яки аннан унбиш метрдан да якынрак туктаганнарга мең сум штраф каралган. Әгәр машина йөртүче башкаларга хәрәкәт итәргә уңайсызлык тудырса, штраф ике мең сум булачак.
Хәзерге вакытта дәүләт автоинспекциясенең административ хокук бозуларны исәпкә алу системасын тәэмин итү программасында үзгәрешләр бара. Шул сәбәпле, түләнгән штрафлар турында мәгълүматлар интернет челтәрендә, терминал һәм инфоматларда күренмәскә дә мөмкин. Штрафларны ун көннән соң, ягъни законлы көченә кергәннән соң гына түләргә, түләү квитанцияләрен сакларга кирәк. Барлык түләүләрне дә "Ак Барс" Банкында башкару яхшырак, чит төбәктән килгән штрафлар исә бары тик "Татфондбанк"та гына кабул ителә. Административ хокук бозулар Кодексының 32.2 маддәсе нигезендә штраф законлы көченә кереп 30 көн эчендә түләнмәсә, бу кешегә Кодексның 20.25 маддәсе буенча өстәмә мең сум штраф яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ тоткарлану каралган. Суд приставлары эзләп алган очракта алар да беркетмә яза алалар. Исәпләп карасаң, йөз сумлык штрафтан шактый саллы сумма килеп чыга. Юкка акча сарыф иткәнче штрафлардан вакытында котылу яхшы.
-Юл фаҗигасе булган урынны калдырып китүчеләргә җәза бармы?
-Узган ел район территориясендә кеше бәрдерү белән бәйле дүрт һәлакәт булды, аларда бер кешенең гомере өзелде, өчесе төрле тән җәрәхәтләре алды. Әлеге фаҗигаләрнең икесе әле һаман да ачылмаган килеш тора. Күпләр, җаваплылыктан куркып, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, полиция бүлегенә хәбәр итмичә, бәхетсезлек очрагы булган урыннан тизрәк китү ягын карый. Әмма алга таба ничек яшиләр икән алар?! Кемнеңдер газиз баласы һәлакәт урынында ятып калып, машинаңда юлны дәвам итеп, берни булмагандай өеңә кайтып керүне күз алына да китереп булмый. Үз вакытында хәбәр алынганда табиблар кеше гомерен саклап кала алалар. Фаҗига урыныннан китүчеләргә РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.27 маддәсе, 2 бүлеге нигезендә 1-1,5 елга машина йөртү хокукыннан азат ителү яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ тоткарлану каралган.
Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең сак һәм игътибарлы булуын, руль артына утыручыларның бер-берсен хөрмәт итүләрен сорар идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk