«Игътибар — балалар!» акциясе барышныда Дәүләт автоинспекторлары рейдка чыкты
Рейд вакытында инспекторлар, 20гә якын транспорт чарасын туктатып, шоферларга акциянең барышы, аның әһәмияте турында сөйләде, автомобиль салонында балалары булган әти-әниләр белән аралашты.
«Игътибар — балалар!» кисәтү акциясе кысаларында район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән рейдка чыктык.
Рейд вакытында инспекторлар, 20гә якын транспорт чарасын туктатып, шоферларга акциянең барышы, аның әһәмияте турында сөйләде, автомобиль салонында балалары булган әти-әниләр белән аралашты.
«Минем улыма өч яшь. Ул инде туганнан бирле машинада автоурындыкта йөри. Кечкенәдән ияләндергәч, беркайчан утырмыйм дип киреләнгәне юк. Әле күптән түгел Сочида ял итеп кайттык. 2 мең чакрым юлны үзенең йомшак "кәнәфи"ендә бертавышсыз үтте. Минем өчен баланың сәламәтлеге һәм гомере беренче урында. Шуның өчен дә автоурындыкны үзебездән калдырган юк», — ди Марат Гыймадиев.
Фидилә Федорова — өч һәм биш яшьлек ике ул әнисе. Аның да сабыйлары махсус урындыкта иде.
«Хәтта кыска гына арага барып килгәндә дә балалар автокреслога утыра. Чөнки аларның гомере өчен без, әти-әниләр җаваплы», — ди ул.
Кызганыч, арада кагыйдәләрне колак аша уздыручылар да юк түгел. Автомобильдә махсус автоурындыксыз бала белән юлга кузгалган ике райондашыбызга беркетмәләр төзелде. Бер райондашыбызның инспекторга:
«Акчагыз беткәндер, шуның өчен бәйләнәсез инде сез миңа», — дигән сүзләрен ишеткәч, тәмам сүзсез калдым.
Бу очракта машина салонындагы кечкенә баланың гомере, иминлеге тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафка тартылган әти кешегә барыбер булып чыга түгелме соң?
«Андыйлар шактый. Кайбер әти-әни, шоферларның яшь пассажирларның иминлегенә салкын караулары нәтиҗәсендә, ел саен күпме баланы югалтабыз. Россия Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9нчы пункты буенча, җиде яшькә кадәрге барлык балалар да — автомобильнең арттагы, ә 12 яшькә кадәргеләр алдагы урындыгында бары тик гәүдә авырлыгы һәм буена туры килүче махсус утыргыч ярдәмендә генә йөрергә тиеш. Өлкәнрәк балалардан исә иминлек каешы эләктерү сорала», — ди район Дәүләт автоинспекторы Зөлфәт Мөхәммәтҗанов.
Шуны билгеләп үтик: балаларны автомобильгә утыртып йөрү белән бәйле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә административ хокук бозулар Кодексы нигезендә өч мең сум штраф карала.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев