Фото: Кукмарада “Тоннель” операциясе үтте
Анда юл йөрү кагыйдәләре бозуның 18 очрагы теркәлгән
26 октябрь көнне 13.30-15.30 сәгатьләрдә ЮХИДИ инспекторлары район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Кукмара-Шәмәрдән юлының 31 чакрымында “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Әлеге чараның максаты исерек шоферларны ачыклау иде.
-Профилактик операция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 18 очрагы теркәлде. Шуның өчесе автобус йөртүчеләр гаебе белән иде, ә спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар теркәлмәде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев