Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада “Тоннель” операциясе барышында исерү билгеләре булган машина йөртүче тоткарланды

Ике сәгатьлек операция барышында 60 машина тикшерелде

30 гыйнвар көнне, 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Ленин урамында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, “Тоннель” операциясе үткәрелде. Операция барышында 60 автомобиль тикшерелеп, кагыйдә бозуның 19 очрагы ачыкланды.

Дәүләт автоинспекторлары  тарафыннан исерү билгеләре булган машина йөртүче тоткарланды. Моннан тыш алты шофер дәүләт теркәү билгеләре чиста булмаган, ике кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән, бер җәяүле юлны тиешсез урыннан чыккан  өчен административ җаваплылыкка тартылды. Һәм башка кагыйдә бозулар – тугыз очрак.

Бер транспорт чарасы махсус стоянкага озатылды

Район ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, мондый тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X