Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада “Тоннель” операция барышында ике исерек шофер тоткарланган

Акция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 8 очрагы теркәлде

23 сентябрь көнне 5.30-8.30 сәгатьләр арсында Кукмараның Ворошилов урамында ЮХИДИ һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, исерек шоферларны ачыклау максатында, “Тоннель” операциясе үткәрделәр. 

- Акция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 8 очрагы теркәлде, шуның икесе исерек халәттә транспорт белән идарә иткән өчен иде, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. – Агымдагы елның сигез аенда районда 18 юл-транспорт һәлакәте булды, анда өч кешенең гомере өзелде, 23 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk