Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада машина йөртүчеләрне чираттагы тикшерү үткәрелде

Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан исерү билгеләре булган ике машина йөртүче тоткарланган.

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 февраль көнне 10.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Мамадыш-Кукмара юлында транспорт йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелгән.

“Тоннель” операциясе барышында 55 машина тикшерелде һәм кагыйдә бозуның 16 очрагы теркәлгән.

Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан исерү билгеләре булган ике машина йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, дәүләт теркәү билгеләре укылмый торган машина белән идарә итүче дүрт шофер административ җаваплылыкка тартылган. Бер машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Өч җәяүле, кагыйдә бозып, юлны тиешсез урыннан чыккан. Ә бер машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән. Иминият полисы булмаган – бер, тышкы яктылык приборларын куллану кагыйдәләрен үтәмәгән өч шоферга штраф салынган. Рейд барышында документлары булмаган шофер да ачыкланган. Бер транспорт чарасы махсус тукталышка озатылган.

Дәүләт автоинспекторлары искәртә: мондый тикшерүләр даими үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев