Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фото: Кукмарада “Куркынычсыз хәрәкәт” акциясе үткәрелде

    Акция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 4 очрагы теркәлде

    “Игътибар - балалар!” оператив-профилактик чарасының икенче этабы кысаларында Кукмараның “Ручеек” балалар бакчасы янындагы идарә ителми торган җәяүлеләр кичүендә “Куркынычсыз хәрәкәт” акциясе үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Әлеге акциянең төп максаты - юл фаҗигаләренең санын киметү, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында юл йөрү культурасы булдыру. Манзарас урта мәктәбе волонтерлары җәяүлеләргә юлны тиешле урыннардан гына чыгарга яраганлыгын, ә машина йөртүчеләргә җәяүлеләргә юл бирергә кирәклеген исләренә төшерделәр.

    Реклама

    Акция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 4 очрагы теркәлде. Шуның берсе - балаларны саклагыч җайланма булмау, өчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: