Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фото: Кукмара районында “Тоннель” операциясе үтте

    Операция барышында кагыйдәләрне бозган өчен 27 беркетмә төзелгән

    Реклама

    11 гыйнвар көнне Кукмара-Нократ Аланы юлының икенче километрында һәм Кукмара-Шәмәрдән юлының өченче километрында "Тоннель" операциясе үтте. ЮХИДИдан алынган мәгълүматларга караганда, операция барышында 70тән артык автомобиль тикшерелгән, кагыйдәләрне бозган өчен 27 беркетмә төзелгән. Шуларның 10сы - транспортның номеры начар күренгән өчен, 4се - транспорт белән документларсыз идарә иткәнгә, 5се - транспорт төзек булмаганга, 2се - иминлек каешын эләктермәгән өчен. Тагын шоферның үзе белән ОСАГО полисы булмавы һәм штрафларны вакытында түләмәгән өчен беркетмәләр төзелгән.


    фото: районное ОГИБДД

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: