Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов: Ашыгулар һәлакәткә илтә
Быелның 9 аенда гына да Татарстан юлларында 239 кешенең (шуларның 11е — балалар) гомере өзелә, 2800дән артык кеше төрле имгәнүләр ала.
Телевидение, интернет челтәре, газета — кайсын гына алма, көн саен диярлек бәла-казалар турындагы хәбәрләрне ишетми-күрми калмыйсың. Октябрь аенда Татарстанда юл фаҗигаләре аеруча күп теркәлгән.
11 октябрьдә Әгерҗе районы юлында килеп чыккан һәлакәттә шофер, 12 һәм 17 яшьлек ике бала һәлак була, 15 октябрьдә Казанның Горький шоссесында — өч, 17 октябрьдә Минзәлә районы юлында шулай ук өч кешенең гомере өзелә. Фаҗига корбаннарының якыннары өчен әйтеп-аңлатып бетермәслек нинди зур кайгы-хәсрәт?!
— Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Әйе, һәркемнең тиешле урынга тиз арада барып җитәсе килә. Шуның өчен ашыгабыз, кабаланабыз. Автомобильнең «газ» педаленә басканчы үзеңнең һәм салондагы пассажирларның, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомере, иминлеге турында истә тотарга кирәк тә бит, кызганыч, ул хакта уйламыйбыз шул. Автоинспекторларга калай өеменә әйләнгән, яньчелеп, сытылып беткән машиналарны, коткаручылар бер-бер артлы тартып чыгарган җансыз гәүдәләрне шактый күрергә туры килә. Әле яшәргә дә өлгермәгән балаларның бик иртә китүе аеруча да күңелгә авыр, — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. — Статистика мәгълүматларындагы саннарга күз салсак, хәтта куркыныч булып китә. Быелның 9 аенда гына да Татарстан юлларында 239 кешенең (шуларның 11е — балалар) гомере өзелә, 2800дән артык кеше төрле имгәнүләр ала. Һәлак булучыларның 39ы — җәяүлеләр, 29ы — иминлек каешын куймаучылар. Каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә — 67, тиешле тизлекне сакламау аркасында 17 кеше якты дөнья белән хушлаша. Исерек хәлдә руль артына утырып, автомобиль юлына чыгучылар да юк түгел. Алар үзләренекен генә түгел, башка кешеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Кемдер, юлның каршы як полосасына чыгып, икенче автомобильгә бәрелә, юл читенә төшеп каплана, ә кемдер җәяүленең гомерен өзә... Кәеф-сафа корган хәлдә транспорт йөртүчеләр гаебе белән быел республикада 29 кешенең гаиләсенә кайгы хәбәре килә.
16 октябрьдә сәгать 18.25тә Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы—Зур Сәрдек—Тырыш автоюлында (Янсыбы авылы борылышында) килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Гранта» автомобиле пассажиры зыян күрә. Беренчел мәгълүматлар буенча, Кукмара ягыннан Зур Сәрдек авылы юнәлешендә барганда шофер руль белән идарә итүен югалта һәм автомобиль дамба астына төшеп китә.
Дәүләт автоинспекторлары кисәтә:
— Көз көне һава торышы аеруча еш үзгәреп тора. Бер караганда кояш булса, биш-ун минуттан инде карлы-бозлы яңгыр сибәләргә, һава температурасы түбәнәергә, юл өслеге боз белән капланырга мөмкин. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен транспортны кышкы чорга алдан ук әзерләргә, автомобиль тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга чакырабыз. Начар һава торышы вакытында транспорт чаралары арасындагы дистанцияне арттыру мөһим, шулай ук куркыныч маневрлар ясаудан тыелып калырга, каршы як полосага чыкканда да сак булырга кирәк. Тизлек тә һава һәм юл шартларына туры килергә тиеш.
- 1-20 октябрьдә районда 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, бер фаҗигадә зыян күрүче бар.
- Һәлакәткә илткән төп сәбәп: тиешле тизлекне сакламау.
- Әлеге чорда район Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан өч исерек шофер ачыклана, 35 җәяүле 500әр сум штрафка тартыла.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев