Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Байлангардан Илнар Нәбиев: «Тимерхансыз дүрт ай вакыт үтеп китте. Әмма безнең аны уйламаган, искә төшермәгән бер генә көнебез дә юк»

...2022 елның 3 июле, иртәнге сәгать сигезенче яртылар тирәсе. Якшәмбе көн булуга карамастан, шәһәр урамында ыгы-зыгы: һәркем каядыр ашыга.

Июнь аенда гына 18 яшен тутырган Байлангар авылы егете Тимерхан Нәбиевның да әтисе туган көненә алып биргән мотоциклда автомәктәпкә барышы. Соңга калам дип борчылдымы икән, ашыгу галәмәтеме, шәһәр эченә кереп, үзәк урамга таба хәрәкәт иткән вакытта һәлакәткә очрый ул, руль белән идарә итүен югалта һәм каршы як юл читенә чыгып каплана. 

«Мотоциклчы белән юл фаҗигасе булган, дип хәбәр кергәндә, мин эштә идем. Мизгел эчендә башымнан: “Минем малай”, - дигән уй йөгереп узды. Чөнки аның Кукмарага киләсен белә, ярты сәгать элек кенә үзе белән сөйләшкән, юлда сак бул, ашыгып йөрмә, дип әйткән идем. Һәлакәт урынына ничек барып җиткәнне төгәл генә әйтә дә алмыйм, 500 метр ара биш чакрым сыман тоелган иде ул чагында. Улымны үз кулларым белән күтәреп, машинага салдым, дәваханәнең реанимация бүлегенә алып кердек. Беразга аңына килеп алды ул, икебез генә калып сөйләштек, гафу үтенде. Кулын кысып: “Тимерхан, улым, бар да яхшы булачак, синең организм нык, тереләчәксең”, - дидем. Башын кагып, күз кабакларын аска төшерде. Шуннан соң операциягә алып кереп киттеләр дә, аннан исән чыкмады инде, мәңгелеккә күзләрен йомды», - ди дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә шофер булып эшләүче Илнар Нәбиев, яшь белән мөлдерәп тулган күзләрен читкә төбәп.

«Тимерхансыз дүрт ай вакыт үтеп китте. Әмма безнең аны уйламаган, искә төшермәгән бер генә көнебез дә юк. Иртән торып ишегалдына чыксам да, өстәл артына утырсак та, улым күз алдына килеп баса. Менә-менә ишек ачылыр да, аннан елмаеп килеп керер сыман тоела. Әбиләре пешергән камыр ризыкларын, өчпочмакларны аеруча ярата, рәхмәт сүзләрен бер дә кызганмый торган тәмле телле бала иде ул. Улыбыз турында үткән заманда сөйләүнең никадәр авыр булуын үзем генә беләм», - дип сүзен дәвам итте Илнар Фәрид улы.

Тимерхан Нәбиев күппрофильле лицейда белем ала. Уртача билгеләргә өлгерә, спортны үз итә, футбол, баскетбол, көрәш, йөзү, хоккей – берсен дә калдырмый ул. Ярышлардан алып кайткан медальләре, грамоталары да шактый. 

«Кечкенә чагында машиналар белән уйнарга, конструктор җыярга, велосипедта, тимераяк, ролик һәм чаңгыда йөрергә яратты ул. Бертуган сеңлесе өчен дә туган җанлы, үрнәк абый була белде, аны яклаучы һәм саклаучы да иде. Балаларны көн саен мәктәпкә авылдан Кукмарага йөрттек. Үзләре теләгән түгәрәкләргә дә алып барырга тырыштык. Тимерхан тугызынчы сыйныфтан соң Казан энергетика көллиятенә укырга керде. Анда да тырышып укып, үзенең уңышлары белән безне сөендерә иде. Техниканы яратуы, мөгаен, бабасыннан һәм миннән булгандыр. Аеруча мотоцикл турында хыялланды ул. 16 яше тулгач, Арчада укып, “А” категориясенә йөртү таныклыгы алды. Шуннан соң руль артына утырды. Анда да минем рөхсәттән башка техниканы алып чыгып киткәне булмады. 18 яшьлегенә мотоцикл бүләк иттем. Икебез бергә йөрергә чыга, шактый җирләрне урап кайта идек, ватылганда бергәләп төзәттек. Тимерхан, “В” һәм “С” категорияләрен алам дип, автомәктәпкә укырга да керде. Кызганыч, тәмамлый гына алмады. Улымның бар хыяллары бер мизгел эчендә челпәрәмә килде. Соңгы юлга озатырга халык бик күп җыелды, Казанда бергә укыган төркемдәшләре, дуслары да кайткан иде. Тимерхан турында бик җылы сүзләр әйттеләр. Ул күпләрнең күңеленә ярдәмчел, тыныч холыклы, көләч йөзле булып кереп калыр. Минем юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйтер сүзләрем бар: җәяүлеме син, шофермы – юлга чыккансың икән, кагыйдәләрне төгәл үтәргә, бер-береңә карата игътибарлы булырга кирәк. Әгәр авария утларын яндырган автомобильне күрсәгез, тәкәбберлек күрсәтмәгез, туктап, янына барып килегез. Юл ул ялгышларны гафу итми. Сак һәм игътибарлы булыйк. Һәркемне өендә көткәннәрен онытмыйк!» - ди Илнар.
 
 
Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы:

Быелның 10 аенда районда  20 юл фаҗигасе теркәлде, аларда 3 кешенең гомере өзелде, 22се төрле тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып каршы юлга чыгып узу (9 фаҗига), урам чатларын үтү (4 фаҗига), исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утыру, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы (2шәр һәлакәт) тора. 
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл һәлакәте корбаннарын искә алабыз. Районда әлеге көн уңаеннан төрле тематик чаралар, дәресләр уздырыла. Олымы ул, кечеме, кем генә булмасын – якын кешеңнең үлеме әйтеп-аңлатып бетермәслек ачы хәсрәт китерә. Сөеп-кадерләп үстергән газизләрен салкын җир куенына иңдергән әти-әниләргә, якыннарын, дусларын югалтканнарга Ходай сабырлык бирсен! Мотоцикл руле артына утырып юлга чыкканчы яшьләр иң газиз кешеләре - әти-әниләре турында да уйласын иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk