Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

2023 елда Кукмара районы юлларында килеп чыккан юл фаҗигаләрендә 5 кешенең гомере өзелгән

Юллардагы вәзгыять, бәхетсезлек очракларына китергән сәбәпләр, фаҗигаләрне булдырмас өчен ел дәвамында башкарылган эшләр хакында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов белән сөйләштек.

Узган ел районыбыз юлларында 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 13е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 

Юллардагы вәзгыять, бәхетсезлек очракларына китергән сәбәпләр, фаҗигаләрне булдырмас өчен ел дәвамында башкарылган эшләр хакында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов белән сөйләштек. 

— Безнең төп бурыч — тәүлек буе юллардагы иминлекне тәэмин итү, фаҗигаләр һәм аларда гомере өзелүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару, — дип башлады ул үзенең сүзен. — Статистика мәгълүматларына күз салсак, 2022 елда район территориясе юлларында 29 һәлакәт теркәлгән, 4 кеше һәлак булган, 31е яраланган иде. 2023 елда, кызганыч, кеше үлеме белән тәмамланучы фаҗигаләр саны бергә артты. Шуларга тукталып узыйм. 24 июньдә иртәнге сәгать сигезенче яртыларда шәһәрнең Салих Сәйдәшев урамында булган һәлакәттә 53 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. 8 августта сәгать көндезге уннар тирәсендә Мамадыш-Кукмара-Әсән-Елга автоюлында теркәлгән бәхетсезлек очрагы 1963 елгы велосипедчының үлеменә китерде. Әлеге ир кеше юлдан барганда велосипед рулен бер кулы белән генә тота, нәтиҗәдә идарәне югалта һәм трактор прицебы тәгәрмәче астына егыла. 17 августта Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш-Каенлык юлында төнге сәгать уникеләр тирәсендә 19 яшьлек япь-яшь егетне югалттык. Ул, тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә, автомобиле белән каршы як хәрәкәтнең юл читенә төшеп каплана һәм мәңгелеккә күзләрен йома. 5 сентябрьдә кичке сәгать унынчы яртыларда Шәмәрдән бистәсен әйләнеп узу юлында ВАЗ шоферы автомобиль юлына кинәт килеп чыккан 1964 елгы җәяүлене бәрдерә. 25 октябрьдә дә Мамадыш-Кукмара юлында йөк машинасына бәрелеп, 56 яшьлек ир кешенең гомере өзелде. 

— Фирдүс Канифович, фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләр нинди?

— Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәммәсеннән дә — шофермы ул, җәяүлеме — иң беренче чиратта, игътибарлы, бер-берсенә карата мәрхәмәтле булуларын сорар идем. Хәзер күп кеше яхшы чит ил автомобильләрендә йөри. Алар тизлекне аеруча тиз җыя. Әмма безнең юллар моңа исәпләнмәгән, борылышлар да күп, урыны белән чокырлы җирләр дә килеп чыгарга мөмкин. Руль артына утыручыларның һәммәсе дә бу хакта аңларга, тизлек режимын сакларга тиеш. Юл ул ашыгуларны, ялгышларны кичерми. Узган ел юл-транспорт һәлакәтләренә китергән төп сәбәпләрнең иң күбесе каршы як полосага чыгып автомобильне узганда, урам чатларын үткәндә теркәлде. Зебрада җәяүлегә юл бирмәү нәтиҗәсендә — 3, башка төп сәбәпләр белән 2 һәлакәт булды. Юл йөрү кагыйдәләре белән исәпләшмәүче җәяүлеләр дә шактый — 620 очрак. Күпләр киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куймый, «мин хаклы», «мин тиеш», дияргә ярата. Бу дөрес түгел. Хәтта җәяүле юлына аяк баскач та як-ягыңа әллә ничә тапкыр карау мөһим. Узган ел тиешле таләпләрне үтәмәгән 300гә якын райондашыбыз инспекторлар тарафыннан штрафка тартылды. 

Иң күп юл һәлакәте (5 очрак) атнаның пәнҗешәмбе көнендә, вакыт буенча карасак, 18-24 сәгатьләрдә теркәлде. 

— Исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утыручы шоферларга да тукталсак иде.

— Закон таләпләре катгый, штраф суммаларының шактый зур булуына карамастан, исерек килеш транспорт йөртүчеләрнең саны кимеми. Андыйлар гаебе белән юл фаҗигаләре дә килеп чыга, кешеләрнең гомере өзелә, төрле тән җәрәхәтләре алып, инвалидлык арбасында утыруга калучылар да юк түгел. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, салмыш шоферларны ачыклау буенча районда зур эш алып барыла, һәрдаим төрле рейдлар үткәрелә. Узган ел алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган һәм медицина тикшеренүе узудан баш тарткан 154 шофер тоткарланды. Алар тиешле җәза алды. Исерек хәлдә транспорт руле артында йөрүчеләр өчен 1,5-2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф карала. Ә инде транспорт йөртүче бер ел эчендә исерек хәлдә кабат эләксә, аңа җинаять эше ачыла. Штраф суммасы исә — 300 мең сумга кадәр. Суд карары йөртү таныклыгын өч елга кадәр чикләү, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яисә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә булырга мөмкин. 

— Балалар катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләренә дә тукталыйк әле. 

— Узган ел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 3 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 

Балаларның бәхетсезлек очракларына юлыгуына юл куймас өчен, балалар бакчасы, белем бирү учреждениеләрендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле тематик чаралар, әңгәмәләр үткәрелә. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгып, шоферларга, җәяүлеләргә мәгълүмати белешмәләр тараталар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйлиләр. «Бала — төп пассажир», ә инде каникуллар чорында «Игътибар — балалар!» дигән акцияләрне үткәрүнең дә файдасы бар. Шулай ук даими рәвештә «Тоннель» операциясе уздырылу да кагыйдәләрне кисәтүнең бер чарасы булып тора.

фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев