Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зиратта исемнәрне мулла кушканча язсыннар иде

    Кемнәрдер паспортта язылганча булсын, дигәндер, әмма ахирәттә паспорт сорамаслар бит.

    Авыл зиратына быел якыннарымның каберләрен чистартырга барган идем. Әбиемнең без кечкенә чагында “Хатын-кызларга зиратка барырга ярамый” дигәне хәтергә сеңеп калган, шуңа күрә бу минем өчен бик авыр адым булды. Күңелем дә тулды. Кабер ташларында таныш исемнәр күп: олыгаеп киткәннәр дә, яшьли генә гүр иясе булганнар да бар. Кайбер исемнәрнең русча хәрефләр белән, әйтик, “ә” урынына – “а” яки “е”, “ө” урынына  - “у”, “җ” урынына “з” хәрефләре язылуы күңелдә борчу уятты. Кемнәрдер паспортта язылганча булсын, дигәндер, әмма ахирәттә паспорт сорамаслар бит. Исемнәр мулла кушканча язылсын иде.

    Газета укучы әбиегез

    фото: Эльвира Мөбарәкшина

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: