Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үз-үзегезне бетермәгез, райондашларым

Район үзәк дәваханәсе янындагы машиналарның күплеген күреп шаккаттым, әллә халыкның сәламәтлеге начарлана барамы?

Мин Красноярск шәһәрендә гомер итәм, Кукмарадан чыгып киткәнемә 35 ел булды. Кукмара ипигә озын чиратлары, буш кибет киштәләре, начар юллары, расписание буенча йөрергә яратмаган автобуслары белән хәтергә кереп калган. Бу юлы кунакка кайткач, үзгәрешләргә шатланып йөрдем. Төзекләнгән, ямьләнгән шәһәр, нинди генә кибетләр ачылмаган. Бернинди чират та юк. Үзәк урамнарга эскәмияләр, чүп савытлары куелган. Автобуслар да тиешле вакытта, төгәл йөри икән. Дөрес, авылларга маршрутлар кимегән, монысы начар: һәр кешенең дә, бигрәк тә өлкәннәрнең җиңел машинасы юк бит. Авыл халкының гел икенче планда калуы дөрес хәл түгел. Район үзәк дәваханәсе янындагы машиналарның күплеген күреп шаккаттым, әллә халыкның сәламәтлеге начарлана барамы? Гел эш дип, мал җыям дип, үз-үзегезне бетермәгез, райондашларым, югалган сәламәтлекне кире кайтарып булмый ул. Спорт белән шөгыльләнегез, җәйләрен ял итәргә дә вакыт табыгыз.

Нурислам 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X