Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Һәйкәл булырлык объектларны төзекләндерәсе иде

    "Бездә ни өчен булганны матур итеп төзекләндереп, архитектура корылмасына әйләндерә белмиләр икән?"

    Реклама

    Мин тарих, үткәнебез белән кызыксынам. Шунлыктан музейларга еш йөрим. Безнең Кукмарада да тарихи һәйкәл булырлык объектлар бик күп. Ләкин, минемчә, аларның күбесе тыштан ялтырый, эчтән - калтырый. Бездә ни өчен булганны матур итеп төзекләндереп, архитектура корылмасына әйләндерә белмиләр икән? Шәһәрнең Ворошилов урамындагы элеккеге Комаровлар йорты да тарихи-мәдәни кыйммәткә ия. Күптән түгел анда килеп чыккан янгын гына бик начар булды. Аны төзекләндерәсе иде. Шәһәрнең тарихи йөзен саклау киләчәк буын өчен аеруча мөһим.

    Раил

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: