Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Тәмәке тарту - гаилә бюджетын ашый

Әтисенең: “Улым, бу – бик начар гадәт. Минем иң зур ялгышым – аны кулыма алган көнем. Син минем ялгышымны кабатламассың дип ышанам”, - дип әйтүе генә аны туктатып калды

Күптән түгел газетада тәмәке тартуның зарары һәм яман гадәтләр турында кукмаралылар арасында үткәрелгән сораштыру бирелгән иде.  Анда катнашучыларның күбесе тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәтен белдергән, кайберләре бу гадәтне ничек ташлавын бәян иткән. Бәлки башка тәмәкечеләр дә аларга иярер. Үземнән өстәп, шуны гына әйтәсем килә: тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян китереп кенә калмый, ул әле гаилә бюджетын да “ашый”. Мәсәлән, сигаретларның бер кабы уртача 70-100 сум тора. Көн саен бер кап тартса да, ай буена шактый түгәрәк сумма килеп чыга. Әле бит тәмәкеченең ял көннәре дә, бәйрәмнәре дә юк. Ул көн саен пыскыта. Моннан тыш, тәмәке көле киемгә төшеп, аны яндыра. Димәк, кием-салымны да еш яңартып торырга туры килә. Ә әти кеше баласына нинди үрнәк күрсәтә? Беркөнне кечкенә улыбызның әтисе балконда калдырып киткән тәмәке кабы тирәсендә әйләнүен күрдек. Кулына тотып карарга теләве йөзенә чыккан иде. Әтисенең: “Улым, бу – бик начар гадәт. Минем иң зур ялгышым – аны кулыма алган көнем. Син минем ялгышымны кабатламассың дип ышанам”, - дип әйтүе генә аны туктатып калды.

Алсу

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X