Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тимер юл кичүе ясау булмастай эш түгелдер бит?

    Манзарастан вокзалга менү өчен Кукмара буйлап әйләнеп килмәссең бит инде. Аның бит таудан менү өчен баскычлары, судан чыгу өчен күперләре дә көйләнгән

    Манзарас авылыннан Кукмара шәһәренә иң кыска ара – вокзал, “Добреев” кибете тирәсендә тимер юл аша чыгу. Җиңел машинасы булмаганнар яки җәяү атлауны хуп күрүчеләр шуннан йөри дә. Ләкин биек таудан менү белән, шул урында тукталган товар поезды составын күреп, кәеф кырыла. Аның кузгалганын көтсәң, ярты көн узып китәргә мөмкин. Көтәр чамаң булмаса, астыннан шуышып чыгасың. Кайчак рәттән икешәр состав тукталган була. Сабыйлары белән поезд астыннан үрмәләүчеләр дә бар. Балалар үстергәндә үзебез дә шулай йөрдек. Беләм, бу җәяүлеләр чыгу өчен көйләнгән урын түгел. Әмма моннан элек тә йөргәннәр, күпме генә тыйсаң да, киләчәктә дә йөриячәкләр. Манзарастан вокзалга менү өчен Кукмара буйлап әйләнеп килмәссең бит инде. Аның бит таудан менү өчен баскычлары, судан чыгу өчен күперләре дә көйләнгән. Менә уйлап утырам әле: хәзер нинди генә магистральләр, юллар салынмый, “Россия тимер юллары” компаниясе нинди генә проектларны тормышка ашырмый, яңа тимер юллары челтәре булдырмый. Шушы урында халыкка уңайлы итеп тимер юл кичүе ясау аның өчен булмастай эш түгел бит. Андый күперләр Арчада да бар, Шәмәрдәндә дә. Бер Кукмараны гына мәхрүм калдырганнар. Хак анысы: бу кичүдән тимер юллар компаниясенә акчалата файда булмаячак, әмма халыкның рәхмәтен ишетәчәк, күпләрне юл бәла-казаларыннан саклап кала алачак. Район җитәкчелеге шушы сорауны күтәреп чыгып, югарыдагыларга мөрәҗәгать итә алмас микән? Быел бит әле Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау елы да. Сайлау алдыннан халык гозеренә колак салучылар табылыр иде бәлки.

    Гомер буе шушы таудан йөрүче абзый.

    Реклама

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (2)
    Осталось символов:
    • 29 гыйнвар 2019 - 11:21
      Без имени
      купме кеше улде инде шул юлда .перевалочной путь тугелдер бит кукмара
    • 29 гыйнвар 2019 - 10:16
      Без имени
      Сама поняль што написаль? Ааааа?