Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Табиб яныннан елап кайтып киттем

Җәмәгать, табиб болай эшләргә тиешмени?!

Беркөнне иртүк дәваханәгә килдем. Маммография кәгазен алып, онкологка күрсәтергә куштылар. Кабинет янына килеп бастым, бер кеше юк. Чират көтеп торасы түгел дип сөенеп, ишекне шакыдым. Табиб, әлегә шәфкать туташы юк, диде. Ярар, эскәмиягә кире чыгып утырдым. Сәгать тугызынчы киткәч кенә килде бу. Янәдән ишекне шакыдым да кабинетка үттем. Табиб, сез язылганмы, дип сорады. Мин, юк, дип җавап кайтаргач, язылмаучыларны карамыйбыз, дип кырт кисте. Шуның хәтле гарьләндем ки, түзә алмыйча елап кайтып киттем. Чиратта утыз кеше басып торса, аңлар идем дә бит... Җәмәгать, табиб болай эшләргә тиешмени?!

Кукмарада яшәүче ханым

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тиеш тугель , причем монда чират , чират тугель сезне ул хиччиксез кабул итэргэ тиеш иде! Узебезнен хакны тиешеченчэ вакытында якламаганга шундый алар

    erid: 2VtzqxWHLUk
    2
    X