Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Стоматология янына чүп савытлары һәм эскәмияләр җитми

Теләсә кайда бушаган су шешәләре, төрле чүп-чар аунап ята, бу тәртипсезлекләрне кечкенә балалар да күреп үсә бит

Мин  Кукмараның Ленин урамы 155нче йортта яшим. Сезгә бер-ике фикеремне җиткерергә теләп шалтыратуым. Бәлки газетадан укып, җитәкчеләр дә игътибар итәрләр. Безнең йорт янына нишләптер чүп савытлары куелмаган. Шуңа күрә теләсә кайда бушаган су шешәләре, төрле чүп-чар аунап ята, бу тәртипсезлекләрне кечкенә балалар да күреп үсә бит. Шулай ук Ленин урамындагы тротуар буенча да бер чүп савыты урнаштырылмаган. Тагын бер фикерем эскәмияләр белән бәйле. Элек стоматология янына эскәмияләр куелган иде, әмма аларны юл эшләгән вакытта алып киттеләр дә яңадан китереп куймадылар. Халыкка утырып хәл алу өчен эскәмияләрне кабат урнаштырып булмасмы икән?

Рәшит ХӨСӘЕНОВ

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X