Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Руль артында телефоннан сөйләшкән кешеләрне аңламыйм

Шушы көннәрдә җәяүле кичүе янында юктан гына бәла булмый калды

Машина руле артында телефон аша төрле мәшәкатьләрне чишкән, сөйләшеп барган кешеләрне, гомумән, аңламыйм. Юл – иң куркыныч участок, анда игътибарыңны читкә юнәлтмәскә кирәк.

Менә шушы көннәрдә җәяүле кичүе янында юктан гына бәла булмый калды. Бер ир-ат машинада телефоннан сөйләшеп барганда, юл аркылы чыгучыны күреп, кисәк кенә туктарга өлгерде. Җәяүле дә, куркуыннан нишләргә белмичә, юл уртасында басып калды. Нәкъ менә шундый шоферлер бөтен гаепне башкаларга сылтап калдыралар да инде: имеш, юлны карамыйча чыкканнар.

Альбина М.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X