Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Район газетасы аша шәһәр халкына мөрәҗәгать итәсем килә

Район Мәдәният йорты белән “Зилант” спорт мәктәбе артындагы буш урын урамдагы барлык машинаны сыйдырырлык. Машина куярлык махсус мәйдан ясарга гына кирәк

Район газетасы аша шәһәр халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Соңгы берничә елда районыбызда шулкадәр күп эшләр башкарыла. Аеруча Кукмараны төзекләндерү, шәһәр рәвешенә китерү, искедән арындыру буенча төрле чаралар күрелә. Бу көннәрдә дә Гагарин, Октябрь һәм башка үзәк урамнарда кызу эш кайнады: балчык алып кайтып җәелде, үлән чәчелде, куаклар утыртылды. Бу эшләргә “Чиста шәһәр” оешмасы гына түгел, мәктәп һәм башка оешма коллективлары да тартыла. Ә шәхси йорт хуҗаларының ник берсе шушы эшләрне башкарырга булышсын! Капка төпләренә бушка кайтарылган уңдырышлы туфракны тарата, алып килеп бирелгән куакларны утырта алмыйлар микәнни, моңа зур көч кирәкми бит. Әле җитмәсә, башкалар эшләгәнне ошатмыйча тәнкыйтьлиләр. Син башта үзең эшләп күрсәт! Бу эшләрне район башлыгы оештырырга тиешме, әллә аның башка мәшәкатьләре беткәнме? Матурлык, чисталык бер аңа гына түгел, һәркайсыбызга кирәк бит. Башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә дә өйрәнсәк: утыртылган агач-куакларны, чәчәкләрне саклап үстерсәк иде. Кайберәүләр өе янындагы буш урыннарны, ерганакларны җыештырырга иренә, анда үсеп утырган чүп үләннәренең янгын куркынычы тудыруы турында ник берсе уйлап карасын. Анысын кем җыештырырга тиеш? Иркенгә җибәрелгән тавыклар урамнарга хуҗа булып йөри, аларның яңа чәчелгән газоннарны таратып бетерүе дә бик ихтимал.
Күп кенә шәхси хуҗалыкларда йорт номерлары күрсәтелмәгән, урам исемнәрен дә татар телендә язарга вакыт җиткәндер. Тел димәктән, шәһәрдәге бер генә мәктәп янында да туган тел турында лозунглар күрмәссең. Ә үзебез туган телне саклау кирәклеге хакында сөйләнгән булабыз.
Тагын шуны да әйтәсем килә: шәһәр үзәгенә җыелыш-фәләнгә, базарга яки башка йомыш белән килүчеләр машиналарын кайда калдырырга белми аптырап бетәләр. Югыйсә, район Мәдәният йорты белән “Зилант” спорт мәктәбе артындагы буш урын урамдагы барлык машинаны сыйдырырлык. Машина куярлык махсус мәйдан ясарга гына кирәк. Машиналар янгын часте белән “Зилант” яныннан кереп китәр, прокуратура бинасы белән район Мәдәният йорты арасыннан чыгар иде.
Күңелемдә йөрткән тагын бер фикерне җиткерәсем килә: безгә балаларны хезмәткә өйрәтү мәсьәләсенә йөз белән борыласы иде. Эш сөймәгән баланың “бишле”лек аттестатыннан үзенә дә, дәүләткә дә бер тиен файда юк, чөнки ул гомер буе эшлексез булачак. Менә без үзебез кечкенәдән әти-әниләрнең кул арасына кереп үстек, мал-туарын да карадык, бәрәңге дә чүпләдек, көтү дә көттек. Бер җиребез дә кителмәде, киресенчә, сау-сәламәт булып, чыныгып үстек. Ә хәзерге балалар җил иссә дә аварга тора, башлары чирдән чыкмый. Эшләп үсмәгәч, көчләре дә, энергияләре дә юк. Киләчәгебез шундыйлар кулына калачак бит – шул хакта уйлансак иде.
Илдар ФӘЛӘХЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X