Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Өлкәннәрне сөендерделәр

Кемгә ачыйм күңелемне?

Мин – I төркем инвалид, коляскада гына хәрәкәтләнәм. Өлкәннәр көнендә барыбызны да авыл клубына җыйдылар, кайнар, тәмле бәлештән авыз итеп, сыйланып кайтып киттек. Шулай зурлаганнары өчен аларга ихтирам хисләремне белдерәм, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телим.

Миннегөл СЕМЕНОВА, Әсән-Елга

 

Халыкара өлкәннәр көнендә пенсиядәгеләргә бик күп тәмле күчтәнәчләр өләштеләр, чәй өстәле әзерләделәр. Безне онытмаганнары өчен авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевка, “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановка, авылыбызның имамы Райнур Низамиевларга олы ихтирамыбызны белдерәбез, эшләре һәрвакыт уң булсын иде.

Гөлйөзем ШӘРӘФЕТДИНОВА, Янсыбы

 

Вахит авылы мәдәният йортында, Вахит һәм Янил авыллары өлкәннәрен җыеп, олы хөрмәт күрсәтелде. Мул табын, күчтәнәч тутырылган пакетлар, җирле үзешчәннәрнең концерты – барысы күңелгә хуш килде. Бу бәйрәмне оештыручы җитәкчеләргә һәм барчасына ихтирамыбыз зур.

Мәйсәрә ШӘФИГУЛЛИНА

 

Өлкәннәр көне уңаеннан миңа сумка белән күчтәнәчләр алып килделәр. Мин аның кешесен дә белмим, әмма шулай олылаганнары өчен күңелем булды. Мине хөрмәтләгән кешегә Аллаһының рәхмәте яусын, эшләре уң булсын.

Ихтирам белән Әлфия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X