Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Менә шулай дәвалыйлар

Даруханәсендә иң беренче булып басып торган ир-ат, миңа “помогушка” кирәк дип, кассага акча сузды

Бер көнне шәһәребезнең бер даруханәсенә кергән идем. Миннән алда чиратта унлап кеше бар иде. Иң беренче булып басып торган ир-ат, миңа “помогушка” кирәк дип, кассага акча сузды. Дару сатучы ханым аңа кечкенә шешәләр бирде. Чираттагылар бер-берсенә карап елмаештылар, ә минем йөрәгем әрнеде: шушындый “помогушка”ларны эчеп, бер танышым дөм сукыр калды, ә күпме яшьләр теге дөньяга китеп бардылар. Тышкы файдалану өчен ясалган, составында спирт булган мондый препаратларны нигә шулай тоткарлыксыз саталар икән? Бу хакта сатучыга әйткәч, ул: “Күп сөйләнсәң, корвалолыңны бирмәм әле”, - дип, ризасызлык белән генә миңа даруымны сузды. Бу даруханәдә миңа кирәкле әйберләрнең барысы да булмагач, икенчесенә киттем. Анда да шул ук хәл кабатланды: бер ханым бер пакет “помогушка”лар алып китте. Түзмәдем, артыннан чыгып, гафу үтенеп, бу дару белән кемне дәвалыйсыз, дип сорадым. “Юк, бу дару түгел, эчәргә алабыз. Кичә туган көн иде, баш төзәтәбез”, - дип җавап бирде ул. Хәзер даруханәләр кеше гомере, сәламәтлеге өчен әнә шулай “көрәшәләр”.

Шәрхимулла  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk