Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кәҗәләр һәм этләр – Кукмара шәһәренең бетмәс-төкәнмәс проблемасы

Кич белән урамга чыгам дип капканы ачсам, каршымда зур овчарка басып тора. Йөрәгем үкчәгә төшеп китте, ярый әле хуҗасы ерак түгел икән

Иректә йөргән кәҗәләр һәм этләр – Кукмара шәһәренең бетмәс-төкәнмәс проблемасы ул. Җәен хуҗалары тарафыннан бәйсез чыгарып җибәрелгән кәҗәләр яшеллеккә зыян китерсә, хәзер урамнарда өере белән этләр йөри. Кыргый маэмайлар дияр идең – күпчелегенең муенчаклары бар. Кайберләре бозау кадәр, кинәт каршыңа килеп чыкса, керер җир тапмассың. Кайчакта мәктәптән кайтучы балалар, куркып, эт өеренең узып киткәнен көтеп торалар. Беркөнне үзем дә кич белән урамга чыгам дип капканы ачсам, каршымда зур овчарка басып тора. Йөрәгем үкчәгә төшеп китте, ярый әле хуҗасы ерак түгел икән. Этләрнең кешеләрне талаган очраклары турында мәгълүмат чараларында гел язып, сөйләп торалар. Шундый фаҗигаләр дә эт асраучыларга сабак бирми микәнни соң? Кыскасы, сүзем шул: барлык әти-әниләр исеменнән йорт этләрен урамга чыгармауларын сорыйм. Кеше гомеренә куркыныч тудыручы мондый адәмнәргә карата берәр чара күрелсен иде.

Равилә Г.

фото: kinorur.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk