Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Хәзерге килендәшләр көндәшләргә әверелделәр

    Ирем иртә вафат булды, балаларымны ялгыз үстердем, ичмасам, ник берсе ярдәм күрсәтсен!

    Реклама

    Район газетасының үткән саннарының берсендә “Җиңгиләр” дигән язма дөнья күргән иде. Бик яратып укыдым, күңелем тулды. Автор анда өч килендәшнең үзара мөнәсәбәтләрен, туганлык җепләрен кадерләп саклауларын бәян итә. Дөрес яза Нурия ханым: хәзерге килендәшләр көндәшләргә әверелделәр, алар байлык җыю, яхшы эш урыны булдыру, яшь булып күренү, матур итеп киенү, балаларының тормышта ирешкән уңышлары буенча көч алыша. Кемнең бу “бәйгедә” баллары түбән - аңа мөнәсәбәт тә шуның кадәр генә. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Минем дә ике килендәшем бар, икесе дә бай тормышлы, ирләре дә дәрәҗәле урында эшли, балалары, югары уку йортларын тәмамлап, акчалы эшкә урнаштылар. Ә минем ирем иртә вафат булды, балаларымны ялгыз үстердем, ичмасам, ник берсе ярдәм күрсәтсен! Җитмәсә, быел бер килендәшем Сабантуйга кайткач, “Әзрәк үзеңне кара инде, чәчләрең пумалага әйләнгән”, - дип китте. Үзем дә беләм шулай икәнен, ләкин авыл җирендә моңа вакыт юк, акчасы да җитми. Башта менә монысын рәтлик, аннан моны төзик, дип тырышабыз, бу киемем ярап тора бит әле, дибез. Мал арасыннан чыга алмыйбыз. Язмыштан узмыш юк, ләкин моны аңламаулары гына йөрәкне әрнетә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: