Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Хаксызга кеше рәнҗетмик

Үзара салым хисабына авылларда күпме эшләр башкарылганы һәркемнең күз алдында. Динебез кешегә нахак сүз әйтергә кушмый, азрак сабыр булсак, сүзебезне үлчәп сөйләсәк иде

Үзара салым акчасы җыю турында иде сүзем. Без үзебез аны күптән инде, кирәкле һәм файдалы чара икәнлеген аңлап, шәһәр башкарма комитетына барып түләп кайттык. Түләмәгәннәрнең өйләренә килеп җыеп йөргәннәрен дә беләбез. Әле менә туган авылымда да, җирле үзидарәдә эшләүчеләр үзләре генә өлгерә алмагач,  китапханә, клуб хезмәткәрләрен дә авыл буйлап үзара салым җыярга чыгарганнар. Шаккаттым: нинди генә сүзләр ишетми икән алар! Хәтта дин юлындагы өлкән кешеләр дә, бездән җыйган шушы акчалар белән баеп беттегез инде, дип, сүгеп чыгаралар икән. Югыйсә, аларның кесәсенә керми бит ул акчалар. Үзара салым хисабына авылларда күпме эшләр башкарылганы һәркемнең күз алдында. Динебез кешегә нахак сүз әйтергә кушмый, азрак сабыр булсак, сүзебезне үлчәп сөйләсәк иде. Кешене рәнҗетүдән куркыйк, кардәшләрем.

Рафия С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев