Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кемгә ачыйм күңелемне: Юлларны саклап тотарга кирәк

"Мине берничә мәсьәлә борчый"

Механизаторлар белән авыл юлларын саклау буенча эш алып барылмаганлыктан, Ятмас-Дусай, Шепшеңәр урамнары кеше йөри алмаслык хәлгә килгән иде. 2007 елда ике авыл урамы да тәртипкә китерелде. Бу - бик чыгымлы эш, шуңа күрә юлларны саклап тоту – һәркемнең изге бурычы. Бигрәк тә авыр йөк машиналарының, чылбырлы техниканың бу юллардан йөрүләрен тыярга кирәк.

Данлыклы “Күз чишмәсе” турында күп язылды инде. Анда кайсы төбәкләрдән генә килмиләр. Әмма чишмәгә бару юлы бик начар. Ике күпернең берсе торба салып ремонтланды, икенче күпергә дә 4 торба кирәк. Район юл идарәсе җитәкчесе 2 торба бирде, ләкин алар гына җитмәс, дип уйлыйбыз, чөнки күпергә өч инештән су килә, яз көне су, ярларыннан чыгып, 100-150 метрга кадәр җәелә. Торбалар мәсьәләсе әлегәчә хәл ителмәде. Күперләр култыкса белән әйбәтләп һәм чишмә юлы яхшы итеп эшләнсә, Саба районына да юл ачылыр иде. Хәзер алты авылның Казанда эшләүче кешеләре күп вакытта урман аша - туры Лесхоз бистәсен үтеп йөриләр. Әмма язын-көзен юл өзелә. Әлеге юлның озынлыгы 12 чакрым. Леспромхоз аның 7 чакрымына таш җәйде. Калган өлешенә дә җәясе иде. Ул чакта Казанга бару  кырык чакрымга кыскарыр иде.

Тагын бер проблема. Казаннан Саба аша кайтканда, Ямбулат Пустыш авылы очына җиткәч, Ятмас-Дусай юлына чыгар өчен  шактый биек тауны менәсе. Аз гына яңгыр яуса да, машиналар анда менә алмый. Ул тауны бульдозер белән бераз эттерәсе, аннан соң аз булса да таш җәелсә, яхшы булыр иде.
Моннан тыш, тирән елга, ярларын җимереп, авыл урамындагы ахыргы хуҗалык йортына якынлаша. Монда җир эрозиясенә каршы көрәш кирәк.

Мине тагын бер мәсьәлә борчый. Ятмас-Дусай мәктәбе территориясеннән Ныртыга таба ике чакрым ераклыкта ике төзек күпер бар. Әмма кырыйларында саклагыч  култыксалары юк. Һәркөн шушы юлдан мәктәп автобусы, сирәк кенә булса да, маршрут автобусы йөри. Фаҗига була күрмәсен инде. Мин бу хакта 2006 елда район Советы сессиясендә сөйләгән идем, “Үкенерлек булмасын” дигән язмам район газетасында да басылды. Нәтиҗәсе үзгәрешсез.

Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ,
җирлекнең ветераннар оешмасы рәисе, Ятмас-Дусай авылы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X