Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кемгә ачыйм күңелемне: Гозеремне тыңладылар

Озак та үтмәде, тукталышта икенче номерлы маршрут автобусының район үзәк дәваханәсенә бару вакытлары да күрсәтелгән тулы расписаниесе куелды


Магистральная урамы ягында яшәүчеләр өчен район үзәк дәваханәсенә бару һәрвакыт бик мәшәкатьле булды. Аның өчен йә бер маршруттан икенчесенә күчеп утырырга, йә такси чакыртырга туры килде. Ә икенче номерлы маршрут автобусының район үзәк дәваханәсенә кадәр бара торганын туры китерүе бик авыр, чөнки бу турыда тукталыштагы расписаниедә дә күрсәтелмәгән иде. Ирем авырып дәваханәдә ятканда, үзем дә күп иза чиктем. Шуннан соң, ярдәм сорап, “Кукмор-Транс” җәмгыяте җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Озак та үтмәде, тукталышта икенче номерлы маршрут автобусының район үзәк дәваханәсенә бару вакытлары да күрсәтелгән тулы расписаниесе куелды. Гозеремне тыңлаганнары өчен оешма җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм.

Фирая ШӘФИГУЛЛИНА, Кукмара

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X