Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әйтер сүзем бар

Кемгә ачыйм күңелемне: Дөрес сүзгә җавап юк

Камыр ризыклары белән сыйланып, кирәкмәгән килограммнар җыеп ятабыз.

Күршеләребезгә карап сокланып бетә алмыйм. Яңа ел каникулларында көн саен өч балалары белән тауга чаңгы-чана шуарга йөрделәр. Беркөнне бергәләп музейга, икенче көнне Казанга, өченче көнне Сабага барып кайттылар. Дуслары, туганнары янында кунакта да булдылар. “Син өегездә бер дә ашарга пешермисең, ахрысы, гел йөрүдә бит, вакытың калмыйдыр,” – дип кызыксындым беркөнне. “Мин шулпаны кичтән кайнатып куям да, иртән балалар йокыдан торганчы, аш итеп өлгертәм, ботка-бәрәңге пешерү өчен күп вакыт кирәкми, ә камыр һәм котлет кебек ит ризыкларын кибет-кафелардан сатып алабыз. Көннәр буе плитә янында кайнашканчы, вакытны гаилә белән бергәләп саф һавада уздыру, спорт белән шөгыльләнү файдалырак бит,” – дип җавап бирде ул. Дөрес сүзгә җавап юк, мин дә бу фикер белән килешәм. Үземә дә алардан үрнәк алырга кирәк дип саныйм. Югыйсә, атна саен ял көннәрем өчпочмак-пәрәмәч пешереп уза. Камыр ризыклары белән сыйланып, кирәкмәгән килограммнар җыеп ятабыз.

Фәйрүзә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев