Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кемгә ачыйм күңелемне: Аздан да күңел була

"Җылы сүз, ягымлы караш белән дәвалыйлар анда"

Мин – тормышның ачысын-төчесен күреп, 80 яшемә якынлашып килүче әби. Моннан биш ел элек бергә гомер иткән ирем вафат булды. Башыннан кичкәннәр аңлый инде: бу – бик авыр югалту. Өйдә ялгызым, бер бәйләм чирләремне кочаклап калдым. Икенче төркем инвалид мин. Балаларым бар анысы, тик кайсы читтә, кайсы – эштә.

Аллаһ рәхмәте белән миңа “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән әби-бабайларны тәрбия кылучы хезмәткәр билгеләделәр. Ул хәлемне белешеп, өй эшләрендә ярдәм итә. Аңа серләремне сөйлим, киңәшләшә дә алам. Социаль эшләр буенча белгеч  Дамира Кашапова да хәлемне сорашып тора.

2014 елда әлеге үзәктә дәваланып, ял итеп кайттым. Җылы сүз, ягымлы караш белән дәвалыйлар анда. Җитәкчеләре Нурсөя Мөбарәкова да бик игътибарлы. Әле күптән түгел Нурсөя һәм Дамира ханымнар  килеп, хәлләремне белешеп киттеләр. Мондый хөрмәттән күңелем тулды, күзләрем яшьләнде.  Шушы изгелек ияләренә гомерләрнең озынын, сәламәтлекнең ныгын, гаилә иминлеге, исән-сау эшләүләрен телим.

Гөлсирә ФӘЙЗРАХМАНОВА, Каенсар авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X