Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Каян бу Әниләр бәйрәмен уйлап таптылар икән дип, көне буе елап йөрим

Тәрәзәдән күреп калдым, күршемә чәчәк бәйләме китерделәр. Ә мине шалтыратып та котламадылар. 

Эчемне бушатырга, дип шалтыратам, кызым. Каян бу Әниләр бәйрәмен уйлап таптылар икән дип, көне буе елап йөрим. 8 Март бар иде бит инде, шул җиткән. Газетагызда көн дә бәйрәм, көн дә туй дигән теманы үз эченә алган  язма да чыккан иде, чыннан да, күбәеп китте алар. Ярар, кирәкле бәйрәмдер инде ул, әмма йөрәкне өзә торган.

Улым читтә яши. Бик сирәк шалтырата. Кичә бәйрәм көнне, көне буе шалтырату көтеп, янымнан телефонны бер минут та читкә куймадым. Тәрәзәдән күреп калдым, күршемә чәчәк бәйләме китерделәр. Ә мине шалтыратып та котламадылар. 

Озак еллар укытучы булып эшләдем. Гаиләмә, бигрәк тә бердәнбер улыма игътибарым аз эләкте шул. Мәктәп эше мөһимрәк тоелгандыр инде. Мәктәптә чыккан ачуны да кайткач гаиләмнән ала идем.  

Рәхмәт, тыңладыгыз, тынычландым. Кешегә дә сөйли алмыйм бит мин. Исемемне дә, авылымны да әйтмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X