Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җитешле тормышыбызның кадерен белеп яшик

    Рәхәттә яшәгәч, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булгач, вакытның агышын сизмибез дә бугай. Шуны уйлап утырганда, әнинең сөйләгәне искә төште.

    Әле яңа гына елны башлаган идек, инде ноябрь ае да узып бара. Вакыт шулкадәр тиз үтә! Рәхәттә яшәгәч, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булгач, вакытның агышын сизмибез дә бугай. Шуны уйлап утырганда, әнинең сөйләгәне искә төште. Сугыш вакытлары, болар – берсеннән-берсе кечкенә дүрт сабый. Ризык юк, ачлык зәхмәте үзәкләренә үткән. “Ашарга соравыбыздан туеп, әни безне караңгы төшә башлауга ук йокларга яткыра. Төн уртасында уянабыз, үтереп-үтереп ашыйсы килә. Кайчан яктырыр икән дип көтеп ятабыз. Торгач, әни кабыгы белән пешерелгән кечкенә генә берәр бәрәңге бирәчәк бит. Ләкин вакыт шулкадәр әкрен уза. Ята торгач, яңадан йокымсырап китәбез. Уянабыз – әле һаман караңгы! Ник бармый соң бу вакыт? Торып, бу караңгылыкны кул белән этеп таратасы килә. Ә эчтә бүреләр улый. Әнинең урыныннан кузгалып, торып китүе бәйрәмгә тиң булыр иде”, - дип искә ала иде ул балачагын. Шөкер, тормышыбыз җитешле. Шуның кадерен белеп яшәсәк иде.

    Гамилә САФИНА

    Реклама

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: