Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Дәүләт порталы аша язылып та, табибка керә алмавым бар

Кабинет ишеге янында торучы ханым миңа, табиб, башка кабул итмим, чират алмасыннар, дип әйтте диде

Мин uslugi.tatarstan.ru порталы аша билгеле бер көнгә гинекологка язылдым. Эштән сорап китеп, табибка бераз иртәрәк тә килдем. Кабинет ишеге янында торучы ханым миңа, табиб, башка кабул итмим, чират алмасыннар, дип әйтте диде. Мин шаккаттым: ничек инде?! Беренчедән, мин алдан язылып килдем, икенчедән, эштән дә сорап китәргә туры килде, өченчедән, күпме кадерле вакытым һәм бензиным әрәм булды. Мин боларның барысын да табибка җиткердем, шуннан соң гына ул мине кабул итәргә булды, әмма бүтән кешеләрне карамыйм, диде. Ә табибка язылган вакытта анда бер буш урын да юк иде бит!

Лилия, Кукмара

фото: Эльвира Мөбарәкшина, Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk