Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Даруханәдә 1000 сумны алып кала яздылар

Кыз акчаны ялгыш «суккан» булып чыкты.

Шимбә көнне район үзәк дәваханәсендә табибка күрендем дә, ул миңа кан басымына дарулар, уколлар язды. Кукмара үзәгенә менәсем бар иде, шуңа күрә юл уңаеннан андагы даруханәләрнең берсенә кердем. Фармацевт кызга кирәкле дарулар исемлеген бирдем, укол ясатасы да булгач, шприцлар, спиртлы салфеткалар да алдым.

- Апа, сездән 2660 сум, - ди кассаның теге ягында басып торучы яшь кенә кыз.

- Ай-яй сеңлем, бик кыйммәт булды бит әле бу, нишләп икән? - дидем мин аңа. Шул арада хезмәт хакы килә торган банк карточкамны акча ала торган аппаратына суздым. Ярый әле куярга өлгермәдем. Чөнки теге кыз акчаны ялгыш «суккан» булып чыкты. Төгәл 1 мең сумга. «Шприц бәясен “керткән” чакта 10 данә генә түгел, ә тартмасы белән бергә исәпләнелгән. Пакетка даруларны тутырып биргәндә мин барыбер карый идем аларны», - дип акланды ул. Әмма: «Апа, ялгыш булды, гафу итегез», - дигән сүзне ишетмәдем.

Заманасы шундый булгач, даруханәгә кеше күп керә хәзер. Һәркем ашыга, кабалана. Дару алганда игътибарлы булырга да онытмасагыз иде.

Лилия, Зур Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk