Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Берәүнең дә продукциясен арзан бәядән сатасы килми

Ярминкәләрдә бәяләрне кыйммәтсенеп йөрүчеләр очрый

Көз – ярминкәләр чоры. Шәһәрнең күпкатлы йортларында яшәүчеләр аларны көтеп ала. Чөнки ярминкәләрдә бәрәңге, яшелчәләрдән кышкы запас туплап калырга мөмкин. Аларның бәяләре кибеттәгедән арзанрак булуы да кызыктыра. Моннан тыш, сатудагы продуктларның барысы да экологик яктан чиста, аларда бернинди консервантлар да юк. Бу яшелчә, җиләк-җимешләрне, терлекчелек продукциясен җитештерү өчен авыл кешесе зур хезмәт куя, аның җәе эш белән узып китә, ял итәргә вакыты калмый. Моны шәһәр халкы аңлап, башкаларның хезмәтен хөрмәтләргә өйрәнсен иде. Алайса, ярминкәләрдә бәяләрне кыйммәтсенеп йөрүчеләр очрый. Берәүнең дә тир түгеп үстергән продукциясен арзанга, үзенә зыян килерлек итеп сатасы килми бит.

Авыл хатыны
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X