Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Балыклыда яшәүче күршеләрдән килгән тирес исенә зарлана

Урамга сасы исе тарала, чебен-черки җыела. Шунда гына балалар уйнап йөри

Гали ШӘРӘФИЕВ, Балыклы авылы:

-Безнең урам икенче авылдашларыбызның бакча башында урнашкан. Шул күршеләребезнең берсе соңгы елларда бакча башына тирес өя башлады. Урамга сасы исе тарала, чебен-черки җыела. Шунда гына балалар уйнап йөри. Үзләренә бу турыда күп тапкырлар әйтсәк тә тыңламыйлар. Элек абзар артларына өйделәр, хәзер дә шулай эшләргә булыр иде. Үз территориясендә, коймасы эчендә булгач, бәлки, моны закон нигезендә тыеп та булмыйдыр, әмма язылмаган кагыйдәләр дә бар бит, кешелеклелек сыйфатлары да булырга тиештер. Авылдашларын тыңламагач, башка төрле чаралар күреп булмыймы?

Редакция: Күрше хакы – Алла хакы дигән гыйбарәне барыбыз да беләбез, әмма кайвакыт бер-берсенә юл куймау аркасында күршеләр арасында да аңлашылмаучанлыклар туа. Бу очракта да күршесенең гозере үтәмәслек түгелдер, бары тик аны ишетергә һәм аңларга гына кирәк. Бәлки, газетадагы язманы укыганнан соң әлеге хуҗа үзен таныр һәм мәсьәләне уңай якка хәл итәр.

фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев