Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Балалар мәйданныгына кемнәр зыян сала?

Кичке сәгать тугызлардан соң мәйданчык яшьләрнең яраткан урыннарына әйләнә

Шунысы куанычлы: һәр күпкатлы йортларның ишегалларында балалар мәйданчыгы бар. Бөтен корылмалар һәм җиһазлар яңа, куркынычсыз, ачык төстә. Балалар тавышы якын-тирәгә яңгырап тора. Алар рәхәтләнеп уйныйлар, ә якындагы эскәмиядә әниләре утыра. Ләкин кичке сәгать тугызлардан соң мәйданчык яшьләрнең яраткан урыннарына әйләнә. Алар бирегә төркемләп җыелалар, музыка тыңлыйлар, телефоннан видео карыйлар, тавышланалар, кычкырып көләләр. Балалар өчен ясалган корылмаларга һәрвакыт сакчыл караш күзәтелми шул: бер-берсенең алдына утырган килеш атынчыкта атыналар, чүплиләр, эскәмияләрне кырып, төрле язулар калдыралар. Мәйданчыкларның безгә никадәр хезмәт итүе һәрберебездән тора, яшьләр дә моны аңласын иде.

Күпкатлы йортта яшәүче

фото: Йолдыз Низамиева, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk