Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

73 яшьлек күршем актив тормыш белән яши

Минем көн саен кайсы булса да җирем авырта, чәнчи, сызлый.

Күршеләремнән уңдым: әйбәт, ярдәмчел кешеләр. Аларга үземә ышангандай ышанам. Кызганычка каршы, кайберләре олы яшьтә булып, бакыйлыкка күчә башладылар, икенчеләрен балалары үзләренә алып китә. Аларның фатирлары йә вакытлыча биреп торыла, йә сатыла. Шулай итеп, безнең өйдә күрше барлыкка килде. Яшь түгел, әмма әле төз гәүдәле. Көн саен йөгерергә чыга, үзе сатып алган тренажерда шөгыльләнә, күзлексез укый. Әйтүенә караганда, телевизорны сирәк карый. Аңа 73 яшь тирәсе, ә миңа 35тән артык. Минем көн саен кайсы булса да җирем авырта, чәнчи, сызлый. Бәлки безгә, яшьләргә, менә шушындый актив тормыш рәвеше алып баручы өлкәннәрдән үрнәк алыргадыр?

Газета укучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk