Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Ялган аракыга каршы көрәш: Казахстанныкы гына димә...

Ялган аракыга каршы көрәш ни дәрәҗәдә генә катгый булмасын, контрафакт алкоголь белән сәүдә итү очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Кызганыч, әлеге төр исерткеч эчемлекләрне читтән кертү белән беррәттән, аларны үзебездә дә җитештереп саталар... Билгеле булганча, республиканың хокук сакчылары Татарстанга читтән кертелә яки үзебездә әзерләнә торган ялган продукциягә каршы көрәшкә аеруча зур...

Ялган аракыга каршы көрәш ни дәрәҗәдә генә катгый булмасын, контрафакт алкоголь белән сәүдә итү очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Кызганыч, әлеге төр исерткеч эчемлекләрне читтән кертү белән беррәттән, аларны үзебездә дә җитештереп саталар...

Билгеле булганча, республиканың хокук сакчылары Татарстанга читтән кертелә яки үзебездә әзерләнә торган ялган продукциягә каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирә. Агымдагы елның өч аенда гына да полиция хезмәткәрләре кеше сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле продукция сату белән бәйле 65 җинаять очрагын ачыклаган. Товар билгесен законсыз рәвештә кулланган өчен 14 җинаять эше кузгатылган.

- Соңгы елларда ялган продукциягә каршы көрәш аеруча көчәйде. Бу юкка түгел, билгеле. Төп максатыбыз - татарстанлыларның сәламәтлеген саклау, республикада ялган товарлар таралуга чик кую, - дип ассызыклый Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин.

Ялган аракыны татарстанлылар да җитештерә

Әлбәттә, җинаять очракларының күбесе ялган исреткеч эчемлекләр әзерләү һәм тарату белән бәйле. Кызганыч, биредә сүз читтән кертелгән түгел, ә үзебездә җитештерелгән суррогат турында бара. Мәсәлән, 2016 елда хокук сакчылары Казандагы складларның берсендә ялган аракы әзерләүчеләрне тоткарлаган. Нәтиҗәдә, 4 мең литрга якын суррогат кулга төшерелгән. Бактың исә, җинаятьчеләр әлеге агуны Татарстанда алкоголь продукциясе җитештерә торган иң зур предприятие бренды астында ваклап сату кибетләренә таратканнар икән.

Шундый ук очраклар Лаеш һәм Спас районнарында да теркәлгән. Алар шулай ук ялган аракыны Татарстан предприятиесе бренды астында таратканнар. Нәтиҗәдә, Спас районындагы җинаятьчел төркем әлеге компаниягә 2,6 миллион сумлык зыян китергән. Лаеш районы кешесе тарафыннан китерелгән зыян, гомумән дә, 3,4 миллион сумга җиткән.

Әлбәттә, читтән кертелә торган суррогат күләме дә шактый зур булып кала бирә. Аның күбесе Казахстаннан кертелә.

- 2015 елда без 8 тонна Казахстан аракысын кулга төшерсәк, 2016 елның өч аенда гына да 1 тонна ялган исерткеч эчемлекне әйләнештән алуга ирештек. Бу - агымдагы елда юк ителгән контрафактның 12-15 проценты дигән сүз, - дип ассызыклады Ринат Акчурин.

Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре районнарга да рейдлар оештыра икән. Махсус билгеләнгән затлар кибеттән-кибеткә, даруханә һәм базарларда йөреп, махсус тикшерүләр уздыра. Мәсәлән, күптән түгел генә базардагы складларның берсендә 3 литр ялган аракы табылган.

Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен...

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда гына да алар барлыгы 55,3 мең литр контрафакт алкогольне юк итүгә ирешкән. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда кимрәк. 2015 елның өч аенда барлыгы 70,5 мең литр суррогат кулланыштан алынган булган.

Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр әлеге агуны халык арасында аеруча популяр булган брендлар астында сата. Беренче чиратта, бу - Россия һәм Татарстанда җитештерелгән ак аракы. Әлбәттә, алар виски, коньяк, текила, ром кебек кыйммәтле исерткеч эчемлекләрне дә читләтеп үтми.

- Бу эшчәнлек, нигездә, интернет аша тормышка ашырыла. Әлеге челтәрдә "элиталы" алкогольне арзан бәядән өйгә китереп бирергә вәгъдә итә торган белдерүләр әледән-әле очрап тора. Бу төр исерткеч эчемлекләргә бәянең очсыз булуы сезгә ялган алкоголь сатарга теләүләре турында сөйли. Әгәр дә андый исерткеч эчемлекләр 5 литрлы баллоннарда тәкъдим ителә икән, аңардан шунда ук баш тартыгыз, - дип кисәтә дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре.


Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев