Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Кукмара полициясенә ришвәт бирергә теләгән исерек шоферга суд карары чыгарылган

Кукмара җәмәгать суды 50 яшьлек Киров өлкәсе кешесен Россия Җинаятьләр Кодексының административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм ришвәт бирергә омтылу маддәләре буенча гаепле дип таныды, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге сайты. 18 гыйнварда исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган шофер Күкшел юлында полиция...

Кукмара җәмәгать суды 50 яшьлек Киров өлкәсе кешесен Россия Җинаятьләр Кодексының административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм ришвәт бирергә омтылу маддәләре буенча гаепле дип таныды, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге сайты.

18 гыйнварда исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган шофер Күкшел юлында полиция трафыннан туктатыла. Административ җаваплылыктан качу өчен ир кеше полиция хезмәткәренә 7 мең сум ришвәт тәкъдим итә. Хокук сагында торучы, ришвәттән баш тартып, җинаяти гамәлләрне туктата.

Суд карары буенча әлеге иргә 200 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирелә, шулай ук ул ике елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә, дәүләт кеременә 20 мең сум күләмдә штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X