Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

ЕГАИС: белгеч аңлатма бирә

Хәзер кибетләрдә сатып алынган һәр шешә сыра, аракы һәм башка төр алкогольне Мәскәүдән күзәтеп торачаклар. Россиядә, ялган хәмергә каршы көрәш максатыннан, яңа чаралар кертелде. 2016 елның 1 июленнән башлап, Татарстан кибетләре Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) кушылды. Intertat.ru хәбәрчесенең әлеге темага кагылышлы сорауларына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары...

Хәзер кибетләрдә сатып алынган һәр шешә сыра, аракы һәм башка төр алкогольне Мәскәүдән күзәтеп торачаклар. Россиядә, ялган хәмергә каршы көрәш максатыннан, яңа чаралар кертелде. 2016 елның 1 июленнән башлап, Татарстан кибетләре Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) кушылды. Intertat.ru хәбәрчесенең әлеге темага кагылышлы сорауларына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Арсланов җавап бирде.


- Рөстәм әфәнде, ваклап сату кибетләрендә әле яңа гына кертелгән система буенча эш ничек бара?


- Гомумән алганда, ЕГАИС системасы 2006 елдан бирле эшләп килә. Моңа кадәр анда алкоголь җитештерүчеләр генә мәгълүмат биреп бара иде. Федераль органнар карары нигезендә, 1 июльдән бу системаны куллану шәһәр җирлекләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә алкогольне ваклап сата торган предприятиеләргә дә мәҗбүри итеп куела. Ә авыл кибетләренә исә ул бер елдан соң кертеләчәк. Әлегә шәһәр кибетләре генә хәмер сатуны шушы системада теркәргә тиеш. Моның өчен сату нокталарында махсус кассалы җайланма урнаштырылды. Бүген гади чеклар белән беррәттән, өстәмә чеклар да бирелә. Элек чек кассаныкы гына булып, штрих-код кына укыла иде. Хәзер исә федераль марканы укый торган чек та бирелә. Шуның аша кулланучы үзе дә алкоголь продукциясен сатып алу турындагы мәгълүматның автомат рәвештә ЕГАИС системасына кертелүен, бу продукциянең лицензияле икәнен күрә.

- Хәзерге вакытта Татарстанда күпме сәүдә ноктасы бу системага кушылды?


- Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә алкоголь сату белән шөгыльләнә торган, тиешле лицензиясе булган 7200 объект бар. Ә шәһәрләрдә ЕГАИС системасына тоташкан кибетләр - 3260.

- Бу яңалык җәмәгать туклануы урыннарына кагылачакмы?


- Гадәттә, җәмәгать туклануы урыннарында алкоголь продукциясен шешә белән түгел, ә чәркәгә бүлеп саталар. Шунлыктан моны кафе-рестораннарда оештырып булмый.


- ЕГАИС системасы аша ялган аракы алып булмавы аңлашыла, ә бу яңалыкка эшмәкәрләрнең карашы ничек соң?


- Бер яктан караганда, алкоголь сата торган предприятиеләрнең мәшәкатьләре арта. Чөнки хәмерне ЕГАИС системасында теркәр өчен 50-60 мең сумлык яңа җайланмалар сатып алырга кирәк. Ләкин шуңа да карамастан, алкоголь сату бизнесы шактый табышлы. Чынлыкта гадел, закон буенча эшләүче эшмәкәрләр бу схеманы тавыш-тынсыз гына кабул итте. Чөнки алар ЕГАИСның законсыз әйләнештәге алкоголь белән көрәшү ысулы икәнен белә. Ә ялган хәмер аларның үзләренә үк комачаулый. Икенче яктан, яңа система бизнес вәкилләренә файдага гына: ул хәмернең сыйфатына да, эшмәкәрләрнең гадел эшләүләренә дә тәэсир итми калмаячак.


- Кичке 10нан соң хәмер сатарга ярамый, ә ЕГАИС системасында бу эш ничек оештырылган?


- Кибетләрдә төнлә белән ЕГАИС кассасы алкоголь сатарга рөхсәт итми. Ләкин әгәр дә сатучы алкогольне чек бирмичә генә җибәрсә, хәзер ул ике төрле җаваплылыкка тартыла. Төнлә хәмер саткан өчен - 50 мең, ЕГАИС системасында мәгълүмат теркәлмәгән өчен 150 мең сум күләмендә штраф салыначак. Өстәвенә, бу кибеттәге бөтен продукция сатудан алына.


- Әлеге яңалык лицензиясе булган сатучыларга гына кагыла, ә законга каршы эшләгән эшмәкәрләр моңа аяк чала булып чыга бит.


- ЕГАИС ялган алкоголь сату проблемасын юкка чыгармый. Гадәттә, кечкенә кафеларда, кибетләрдә, итәк астыннан да ялган алкоголь сатыла. Бу эш хокук саклау органнарына кагыла.


- Әлеге система эшчәнлеген күзәтә торган махсус рейдлар уздырылачакмы?


- Хокук саклау органнары белән берлектә 2-3 июль көннәрендә рейдлар уздырдык. Мобиль төркемнәр район җирлекләрендә дә эшләде. Сату нокталарының 3-4 процентында системаның төгәл эшләмәве ачыкланды. Кайберәүләрнең җиһазны урнаштырса да, аны кулланмавы билгеле булды. Бу - хокук бозулар рәтенә. Ике объектны ЕГАИС системасында мәгълүматы булмау аркасында җаваплылыкка тарттык. Моннан тыш, алкоголь сату буенча 40 беркетмә төзелде. 2000 литр алкоголь продукциясе әйләнештән алынды.


- Ялган алкоголь Татарстанның кайсы районнарында ешрак ачыклана?


- Республикабызда ялган алкоголь белән көрәш системасы булдырылган. Әмма башка төбәкләр белән чиктәш территорияләрдә теләсәң дә, теләмәсәң дә, таможня булмау сәбәпле, ялган алкоголь ирекле рәвештә керә. Ульяновск өлкәсендә бу юнәлештә ныклы контроль юк, шунлыктан Чүпрәле районында контрафакт аракы сату очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Самара өлкәсе белән чиктәш Нурлат районы, Удмуртия белән чиктәш Әгерҗе районы да ялган хәмердән азат түгел. Ә Баулы, Ютазыдан, гадәттә, Казахстанда җитештерелгән суррогат кертелә. Зур шәһәрләрдә хокук бозу очраклары күбрәк. Сату нокталары шактый булгач, аларны контрольдә тотуы авыррак.


- Гомумән алганда, ЕГАИС системасының файдасы нидә?


- Беренчедән, ул бюджетка керә торган акцизларның төгәл системасын булдырырга ярдәм итәчәк. Икенчедән, гражданнарның иминлеген тәэмин итә торган лицензияле алкоголь сатуны җайга сала. Чөнки ялган хәмер икътисади вәзгыятьне какшатудан бигрәк, гражданнарның сәламәтлегенә дә зыян китерә.


- Бу системаның эшчәнлегенә тәүге нәтиҗәләрне кайчанрак ясап булачак?


- Әгәр ел нәтиҗәләре буенча лицензияле алкоголь продукциясен сату күләме кимемәсә, система яхшы эшли дияргә мөмкин. Кимегән очракта, димәк, ялган хәмер һаман да бар, системаның нәтиҗәлелеге аз дигән сүз.


- Ә ялган аракы җитештерүчеләр, сатучыларга нинди җәза каралган?


- Кеше ялган аракы сатса, ул административ җаваплылыкка тартыла. Әгәр ялган хәмердә экспертиза вакытында зыянлы матдәләр булуы ачыкланса, бу очракта җинаять җәзасы каралган. Физик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә штрафлар күләме алай ук зур түгел: 5-10 мең сум. Юридик затларга исә 300 мең сум штраф салып кына калмыйлар, лицензиядән дә мәхрүм итәләр. Ләкин мондый табышлы бизнес өчен штрафлар бик кечкенә. Шул ук вакытта аларның күләмен кисәк кенә арттырып та булмый.



Россиядә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше 60 процент булса, Татарстанда ул 15-20 процент тәшкил итә. Шунысын да искәртергә кирәк: ЕГАИС системасы бары тик лицензияле сәүдә нокталарында гына урнаштырылган. Әгәр лицензиясе булган кибеттә алкоголь сатып аласыз икән, сез ялган хәмердән тулысынча сакланган дигән сүз.

Әңгәмәдәш - Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев